ТР ДТИ гамәлләре законлы дип танылды

2020 елның 26 декабре, шимбә

ТР ДТИ җитәкчесенең ______________ № ____ күрсәтмәсе нигезендә, «ДОМ» торак милекчеләре ширкәтенә карата Татарстан Республикасының _______________ районында ______________ урамы буенча № ___ күпфатирлы йортта ачыкланган торак законнары бозылу очракларын бетерү буенча _______ кадәр үтәлергә тиешле № _____ күрсәтмә үтәлешен тикшерүгә бәйле планнан тыш тикшерү уздырылды.

Әлеге күрсәтмәне үтәмәү факты буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 статьясының 1 өлешендә каралган беркетмә төзелде, административ эшне карау нәтиҗәләре буенча җәмәгать судьясы тарафыннан әлеге эш Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 24.5 статьясының 1 өлеше нигезендә административ хокук бозу составы булмавына бәйле рәвештә туктатылды.

Җәмәгать суды күрсәткәнчә, __________торак милекчеләре ширкәте Татарстан Республикасы Арбитраж судының ____________ № ____ эш буенча карары нигезендә банкрот дип танылган, күрсәтмәне үтәү өчен тәрәзә урнаштыру матди чыгымнар таләп итә, «Бөлгенлек (банкротлык) турында» 127-ФЗ номерлы Федераль законның 134 статьясы нигезендә акчалар кредиторлар алдында булган бурычларны каплау өчен юнәлдерелергә тиеш.  Әлеге шартлар юридик затны ТР ДТИ күрсәтмәсен үтәүдән азат итү өчен нигез булып тора.

Вазыйфаи зат тарафыннан әлеге карарга Татарстан Республикасының _________________ район судына шикаять белдерелде, әмма җәмәгать судьясы карары үзгәрешсез калдырылды.

Суд карарлары белән килешмичә, гомуми юрисдикциядәге Алтынчы кассация судына эшне яңадан карап тикшерү өчен вазыйфаи зат тарафыннан шикаять җибәрелгән. Шикаять буенча дәлилләр китереп, _________________ торак милекчеләре ширкәтенең административ хокук бозуда гаепле булуын раслый торган дәлилләр җитәрлек күләмдә булган очракта, эшне карауны туктатуның нигезсез булуы турындагы мәсьәлә куела.

 Кассация инстанциясе суды шикаятьне үзгәрешсез калдырса да, түбәндәгеләргә күрсәткән.

 Бу очракта, җәмәгать судьясы мондый нәтиҗә ясаган: _____________________ торак милекчеләре ширкәтен бөлген (банкрот) дип тану һәм аңа карата конкурс эшчәнлеге башланып китүе аркасында, юридик затта күрсәтмә таләпләрен үтәү мөмкинлеге булмаган, ләкин ул оешманы бөлген (банкрот) дип тануның күрсәтмәне үтәмәү өчен таныкламавын исәпкә алмаган. Җәмәгать судьясы тарафыннан күрсәтелгән шартлар гамәлдәге законнарда вәкаләтле органның законлы күрсәтмәсен үтәүдән азат итү өчен нигез буларак каралмаган.

Күрсәтмә таләпләрен үтәүнең финанс мөмкинлеге булмау, конкурс массасында акча җитмәү законнарда билгеләнгән бурычларны үтәүдән азат итү өчен нигез булып тормый.

Алга таба, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 30.17 ст. нигезендә, суд тарафыннан административ хокук бозу турындагы эш буенча, шул ук вакытта административ җәза көчәйтелсә яки әлеге карар чыгарылган затның хәле башкача начарланса, карарны үзгәртү рөхсәт ителми торган шартлар исәпкә алынган. Административ хокук бозу турындагы эш буенча булган суд актларын юкка чыгарганда күрсәтелгән затның хәле начарлануга юл куелырга тиеш түгел.

Шулай итеп, күрсәтмәне үтәмәгән өчен ТР ДТИнең банкротлыкка чыккан юридик затны административ җаваплылыкка тарту буенча гамәлләре дөрес һәм нигезле булып чыга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International