Әлмәт зонасы торак инспекциясе «Әлмәт» идарәче компаниясе ҖЧҖ идарә итә торган күпфатирлы йорт буенча Татарстан Республикасы Лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертүдән баш тарту турында Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе карарын гамәлдә түгел дип тану турындагы гражданлык эше буенча Әлмәт шәһәр судында катнашты. Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан ТР Лицензияләр реестрына «Әлмәт» ИК ҖЧҖ идарә итә торган күпфатирлы йорт турында үзгәрешләр кертү турында документлар теркәлгән гариза каралды. Россия Төзелеш министрлыгының 938/пр номерлы боерыгы белән билгеләнгән шартларны үтәү өчен гаризага теркәлгән документларны тикшергәндә дөрес булмаган, каршылыклы мәгълүматлар булуы ачыкланды, шуңа бәйле рәвештә «Әлмәт» ИК ҖЧҖ идарә итә торган күпфатирлы йорт буенча Лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертүдән баш тарту турында карар кабул ителде. Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан «Әлмәт» ИК ҖЧҖ адресына баш тарту турында карар чыгарылганнан соң, каршы як гариза белән кабат мөрәҗәгать итмәде. Әлеге күпфатирлы йортның милекчесе, баш тарту турында карар белән килешмичә, күпфатирлы йорт белән «Әлмәт» ИК ҖЧҖ идарә итүе турында лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү турында үзе гариза белән мөрәҗәгать итте. Әлмәт зонасы торак инспекциясеннән мөрәҗәгать итүчегә бирелгән җавапта баш тартуның нигезләре турында, атап әйткәндә документларны теркәп, идарәче оешма тарафыннан гариза юлларга кирәклеге турында бәян ителде. Мөрәҗәгать итүче Әлмәт зонасы торак инспекциясенең җавабы белән килешмәде, Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәр судына дәгъва гаризасы бирде һәм, күпфатирлы йорт белән «Әлмәт» ИК ҖЧҖ идарә итүе турында лицензияләр реестрына үзгәреш кертү юлы белән, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенә әлеге җитешсезлекне бетерү йөкләмәсен бирү турында таләп итте. Суд карары белән административ дәгъва гаризасы канәгатьләндерүдән кире кагылды. Административ мөрәҗәгать итүче – күпфатирлы йорт милекчесенең идарәче оешма исеменнән гамәл кылу вәкаләтләре булмыйча торып, үз хокукларының бозылуы хакындагы дәлилләре судта расланмады. Әлеге гражданлык эше Әлмәт шәһәренең Төзүчеләр проспекты, 35 адресы буенча урнашкан йортка карата каралды.