2020 елның 21 маенда № А65-2833/2020 эш буенча кабул ителгән Арбитраж суды карары нигезендә «Весна-28» торак-төзелеш кооперативының Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетына җитешсезлекләрне бетерү һәм «Казан шәһәрендәге күпфатирлы йортларга карата капиталь ремонт ысулы турында карар раслау хакында» 2014 елның 30 апрелендәге 2262 номерлы карарга Латыш укчылары урамы буенча (Казан шәһәре) 1-38 номерлы күпфатирлы йортны милекчеләре капиталь ремонт фонды формалаштыру ысулы турында карар кабул итмәгән күпфатирлы йортлар исемлегеннән төшереп калдыруга бәйле үзгәрешне кертү йөкләмәсен бирү турындагы таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тартылган.
Кабул ителгән суд акты белән килешмичә, «Весна-28» торак-төзелеш кооперативы апелляция шикаяте белән мөрәҗәгать иткән.
2020 елның 16 сентябрендә Унберенче арбитраж суды А65-2833/2020 номерлы эш буенча ТР Арбитраж судының 2020 елның 21 маендагы карарын үзгәрешсез калдырып, шикаятьне канәгатьләндермәгән.
РФ Торак кодексының 170 статьясының 5 өлеше буенча (2013 елның 30 декабреннән 2014 елның 4 июненә кадәр гамәлдә булган редакциядә) Казан шәһәренең Латыш укчылары урамы буенча 1-38 номерлы күпфатирлы йортта милекчеләр тарафыннан капиталь ремонт фондын формалаштыру ысулын сайлау турындагы карар РФ субъекты дәүләт хакимияте органы билгеләгән срокта кабул ителеп, гамәлгә ашырылырга тиеш булган.
«Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында» 2013 елның 25 июнендәге 52-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законында (алга таба – 52-ТРЗ номерлы закон) (2013 елның 9 июленнән 2014 елның 27 маена кадәр гамәлдә булган редакциядә) (2 статьясының 4 өлеше) билгеләнгәнчә, күпфатирлы йорт кертелгән күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча расланган төбәк программасы рәсми рәвештә басылып чыккан айдан соң ике календарь ае узып киткәч әлеге йортта милекчеләрнең капиталь ремонт өчен кертем түләү йөкләмәсе барлыкка килә.
Шулай ук әлеге карарда билгеләнгәнчә, Программа рәсми басылып чыккан көннән соң 45 көн эчендә күпфатирлы йортларда милекчеләр тарафыннан гомуми милекне капиталь ремонтлау фондын формалаштыру ысулын билгеләү турында карар кабул ителергә һәм гамәлгә ашырылырга тиеш. Төбәк программасы рәсми рәвештә 2014 елның 4 мартында басылып чыккан.
Шулай итеп, Казан шәһәренең Латыш укчылары урамы буенча 1/38 номерлы күпфатирлы йорт милекчеләре тарафыннан капиталь ремонт фондын формалаштыру ысулын билгеләү турында карар 2014 елның 18 апреленә кадәр кабул ителергә тиеш булган.
РФ Торак кодексының 170 статьясының 7 өлеше нигезендә (2013 елның 30 декабреннән 2014 елның 4 июненә кадәр гамәлдә булган редакциядә) милекчеләре 5 статьяда билгеләнгән срокта (2014 елның 18 апреленә кадәр) капиталь ремонт фондын формалаштыру ысулын сайламаган булса яки алар сайлаган ысул билгеләнгән срокта (2014 елның 18 апреленә кадәр) гамәлгә ашырылмаса яисә капиталь ремонт Төбәк программасында билгеләнгән срокта уздырылмаган очракларда җирле үзидарә органы төбәк операторы счетында капиталь ремонт фонды формалаштыру турында карар кабул итә.
Шулай итеп, әлеге йортка карата төбәк операторы счетында капиталь ремонт фонды оештыру турындагы карар 2014 елның 30 апрелендәге 2262 номерлы карар кабул ителгән чорда гамәлдә булган законнарның таләпләренә туры китереп кабул ителгән.