Күпфатирлы йортта гомуми файдаланудагы урыннарны үзгәртеп планлаштыруның дөреслеге турында

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Түбән Кама шәһәренең Гайнуллин урамы буенча 20 номерлы йортта яшәүче бер кешенең йорттагы башка кешеләр тарафыннан гомуми кулланылыштагы урыннарның үзирекле тәртиптә биләп алынуы турындагы мөрәҗәгате Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан карап тикшерелде. 

          Россия Федерация Торак кодексының 36 статьясы нигезендә күпфатирлы йортта биналарның милекчеләре күпфатирлы йорттагы гомуми мөлкәткә дә гомуми өлешле милекчелек хокукында ия була.

          Күпфатирлы йорттагы торак урыннарның милекчеләре Торак кодексында һәм гражданлык законнарында билгеләнгән чикләрдә әлеге күпфатирлы йорттагы гомуми милек белән эш итә. Күпфатирлы йортта гомуми милек күләме әлеге йортта биналарның барлык милекчеләренең ризалыгы белән генә киметелергә мөмкин. Күпфатирлы йортта торак урын милекчесе шушы күпфатирлы йорттагы гомуми милеккә гомуми милекчелек хокукында ия булган өлешен натуралата бүлеп чыгара алмый (РФ Торак кодексының 37 статьясы).

          Шулай итеп, аерым бер кешеләрнең гомуми файдаланудагы урынны үзирекле тәртиптә үзләштерүе законлы түгел.

          «Жилье» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе мөрәҗәгатен карап тикшерү нәтиҗәләре буенча, милекчедән җитешсезлекләрне ирекле тәртиптә бетерүне таләп итеп, ә ул моннан баш тарткан очракта – суд аша,  йорт подъездының баскычлы урыннарында үзирекле тәртиптә урнаштырылган тимер бүлгеләрне законлы тәртиптә сүтү буенча чаралар күрү зарурлыгы турында инспекция тарафыннан күрсәтмә бирелде.

          Берничә милекче законсыз торгызылган корылмаларны ирекле тәртиптә сүткән. Калганнарына кагылышлы материаллар судка тапшырылган. Аларны тикшерү нәтиҗәләре буенча милекчеләргә карата баскычлы урыннарда үзирекле тәртиптә урнаштырылган тимер бүлгеләрне сүтү турында суд карарлары чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International