Күпфатирлы йортта энергияне сак тоту

2020 елның 18 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасында, бөтен илдәге кебек үк, биналар энергетика нәтиҗәлелеге буенча классификацияләнә. Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан күпфатирлы йортларның энергетика нәтиҗәлелеген билгеләү кагыйдәләре эшләнгән һәм расланган. Әйтик, күпфатирлы йортның энергетика нәтиҗәлелеге классы, йортның гомуми ихтыяҗларына электр энергиясен тоту өлешендә электр белән тәэмин итүне дә исәпкә алып, ягып җылытуга, вентиляцияләүгә, кайнар су белән тәэмин итүгә тотылган энергетика ресурсларының чагыштырма сарыфын чагылдырган энергетика ресурсларын сарыф итүнең еллык чагыштырма күрсәткеченең фактик яки исәпләмә (яңа төзелгән, үзгәртеп корылган яки капиталь ремонт уздырылган күпфатирлы йортлар өчен) мәгънәләрен һәм күпфатирлы йортта энергетика ресурсларын тотуның еллык чагыштырма күрсәткеченең база мәгънәләрен чагыштыру (тайпылыш күләмнәрен билгеләү) юлы белән ачыклана.

«Энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турында һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2009 елның 23 ноябрендәге 261-ФЗ номерлы федераль закон (2019 елның 26 июлендәге редакциясендә) нигезендә күпфатирлы йортларның энергетика нәтиҗәлелеге классын билгеләү йөкләмәсе кертелә.

261-ФЗ номерлы федераль законның 12 статьясындагы 1 өлеше нигезендә төзелгән, үзгәртеп корылган яки капиталь ремонт уздырылган һәм файдалануга тапшырыла торган, шулай ук дәүләт төзелеш күзәтчелегенә тиешле күпфатирлы йортка энергетика нәтиҗәлелеге классын беркетү йөкләмәсе вәкаләтле федераль башкарма хакимият органы раслаган күпфатирлы йортларның энергетика нәтиҗәлелеге классын билгеләү кагыйдәләре нигезендә дәүләт төзелеш күзәтчелеге органы тарафыннан ачыклана.

Шул ук вакытта, 261-ФЗ номерлы федераль законның 12 статьясының 3 өлеше нигезендә файдалануга тапшырганда энергетика нәтиҗәлелеге классы беркетелгән күпфатирлы йортның аны файдаланган вакытта энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә туры килүенә дәүләт торак күзәтчелеген гамәлгә ашырганда, Татарстан Республкикасы Дәүләт торак инспекциясе күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең гомуми милкен карап тоту кагыйдәләре үтәлешен тикшергән вакытта күпфатирлы йортның энергетика нәтиҗәлеге таләпләренә туры килүен билгеләү өчен файдаланыла торган күрсәткечләрнең агымдагы мәгънәләренә һәм күпфатирлы йорт турындагы башка мәгълүматларга таянып, күпфатирлы йортның энергетика нәтиҗәлелеге классын билгели. Энергетика нәтиҗәлелеге классын беркетү (раслау) турындагы декларация күпфатирлы йорттагы биналарның милекчеләре (күпфатирлы йорт балән турыдан-туры идарә итү гамәлгә ашырылганда) яки күпфатирлы йорт белән идарә итүче зат тарафыннан бирелә.

Энергетика нәтиҗәлелеге классын билгеләү һәм раслау мөмкинлеге Россия Төзелеш министрлыгының «Күпфатирлы йортларның энергетика нәтиҗәлеге классын билгеләү кагыйдәләрен раслау турында» 399/пр номерлы боерыгы (алга таба – Кагыйдәләр) гамәлгә кергәннән соң барлыкка килде, әлеге боерыкта энергетика ресурсларын еллык чагыштырма сарыф итүнең база дәрәҗәләре расланган, алар ягып җылытуга, вентиляцияләүгә, кайнар су белән тәэмин итүгә тотылган җылылык энергиясенең еллык чагыштырма суммар чыгымын һәм йортның гомуми кирәк-яракларына тотылган электр энергиясе чыгымын үз эченә ала.

Файдаланыла торган күпфатирлы йортта чынлыкта тотылган электр энергиясен исәпләү өчен билгеләнгән минималь чор бер ел тәшкил итә.

Файдаланган вакытта күпфатирлы йортның энергетика нәтиҗәлелеге классы энергетика ресурсларын тоту буенча еллык чагыштырма күләмнәрнең фактик билгеләре турындагы декларация (алга таба – Декларация) нигезендә билгеләнә һәм раслана.

Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан файдаланыла торган күпфатирлы йортларга энергетика нәтиҗәлелеге классын беркетү (раслау) тәртибе эшләнде. Күпфатирлы йортның энергетика нәтиҗәлелеге классын беркетү һәм раслау турында гаризаларның һәм декларацияләрнең үрнәкләре https://gji.tatarstan.ru/ рәсми сайтында урнаштырылган.

Хәзерге вакытта Яр Чаллы зонасы торак инспекциясенә алынган гаризалар нигезендә 481 күпфатирлы йортка энергетика нәтиҗәлелеге классы бирелде.

Тапшырылган документларны карап тикшерүдән баш тарту һәм аларның Кагыйдәләрдә билгеләнгән таләпләргә туры килмәве турында карарлар түбәндәге сәбәпләр буенча кабул ителергә мөмкин:

1.1. Хисап чорында гомумйорт исәпләү приборлары күрсәткечләре булмау.

1.2. Исәпкә алу приборлары күрсәткечләренең расланган документларга (ресурс белән тәэмин итүче оешмалар актлары) туры килмәве.

1.3. Кагыйдәләрнең 22 пунктында күрсәтелгән энергетика ресурсларын тоту буенча еллык чагыштырма күрсәткеч исәпләмәләренең, алынган күрсәткечләрне исәпләмә шартларга туры китерү исәпләмәләренең булмавы.

Кагыйдәләрнең таләпләре нигезендә файдаланган вакытта күпфатирлы йортның энергетика нәтиҗәлелеге классы күпфатирлы йорт файдалануга кертелгән көннән башлап яки энергетика нәтиҗәлелеге классы турында акт бирелгән көннән башлап 5 ел узарга кимендә 3 ай калганчы раслана, ә энергетика нәтиҗәлелеге буенча югарырак класслы (B, A, A+, A++) күпфатирлы йортлар өчен күпфатирлы йортны файдалануга тапшырган көннән башлап 10 ел узганчы кимендә 3 ай алдан өстәмә раслана.

Хәзер башкарыла торган эш күпфатирлы йортта энергетика ресурсларын чагыштырма сарыф итүнең нормалана торган күрсәткечләрен билгеләү мөмкинлеген бирә, ә күпфатирлы йорт милекчеләренең энергетика нәтиҗәлелеге классы турындагы актта күрсәтелгән күрсәткечләр нигезендә энергетика ресурсларын сарыф итүне контрольдә тоту мөмкинлеге барлыкка килә. Шулай итеп, идарәче оешмаларга әлеге күрсәткечләрне начарайту өчен җаваплылык барлыкка килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International