2020 елның 1 яртыеллыгында Әлмәт зонасы торак инспекциясенә Әлмәт, Сарман, Чирмешән һәм Мөслим муниципаль районнарында яшәүчеләрдән торак фондын карап тоту һәм ремонтлау, күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфат мәсьәләләре буенча 397 мөрәҗәгать алынды, бу 2019 елның шул ук чорында Әлмәт зонасы торак инспекциясенә кергән мөрәҗәгатьләр саныннан 28%ка кимрәк.
2020 елның 6 аенда Әлмәт зонасы торак инспекциясенә Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының Интернет-кабул итү системалары аша – 36, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенә 105 мөрәҗәгать алынды, Әлмәт зонасы торак инспекциясенә турыдан-туры 53 мөрәҗәгать килде. Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча 12 кеше Әлмәт зонасы торак инспекциясе җитәкчесе тарафыннан шәхсән кабул ителде.
Йортта уртак мөлкәтне карап тотуга бәйле мәсьәләләр гражданнарның мөрәҗәгатьләрендә төп тема булды (32%), коммуналь хезмәтләр күрсәтү сыйфаты (18%), торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр хисаплау мәсьәләсе (21%) дә алдынгы урыннарны алып тора.
2019 ел белән чагыштырганда, күрсәтелә торган коммуналь хезмәтләр сыйфатына кагылышлы мөрәҗәгатьләр саны – 5%ка, торак-коммуналь хуҗалык өчен түләүләрнең нигезлелеге буенча – 1%ка, торак фондын карап тоту һәм ремонтлау буенча мөрәҗәгатьләр саны 16%ка кимегән.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләре буенча инспекция тарафыннан идарәче оешмалар адресына ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында 49 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозулар турында 17 беркетмә төзелде, аларны карап тикшерү нәтиҗәләре буенча 1 228 000 сумлык административ штрафлар салынды, күпфатирлы йортларның гомуми милкен карап тоту һәм ремонтлау өлешендә мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 119 кисәтү белдерелде. Гражданнардан алынган мөрәҗәгатьләрнең гомуми исәбендә 345се уңай хәл ителде, калганнарын карау Әлмәт зонасы торак инспекциясе контролендә.