2020 елның 1 яртыеллыгында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау турында

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

2020 елның 1 яртыеллыгында Түбән Кама зонасы торак инспекциясенә Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында яшәүчеләрдән торак фондын карап тоту һәм ремонтлау, күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатына кагылышлы мәсьәләләр буенча 352 мөрәҗәгать керде, бу 2019 елның шул ук чорында алынган мөрәҗәгатьләр саныннан 20 процентка кимрәк.

2020 елның 6 аенда Түбән Кама зонасы торак инспекциясенә Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының Интернет-кабул итү системалары аша – 25, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенә 142 мөрәҗәгать алынган, Түбән Кама зонасы торак инспекциясенә турыдан-туры 210 мөрәҗәгать килде. ТКХ мәсьәләләре буенча 30 кеше Түбән Кама зонасы торак инспекциясе башлыгы тарафыннан шәхсән кабул ителде.

Йортта уртак мөлкәтне карап тотуга бәйле мәсьәләләр гражданнарның мөрәҗәгатьләрендә төп тема булды (28%), коммуналь хезмәтләр күрсәтү сыйфаты (21%), торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр хисаплау мәсьәләсе (33%) дә алдынгы урыннарны алып тора.

2019 ел белән чагыштырганда, торак фондын карап тоту һәм ремонтлау мәсьәләләренә кагылышлы мөрәҗәгатьләр саны – 19%, күрсәтелә торган коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты буенча – 4%, ТКХ өчен түләүләрнең нигезле булу-булмавына кагылышлылары 3% кимегән.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләре буенча инспекция тарафыннан идарәче оешмалар адресына ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында 39 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозулар турында 14 беркетмә төзелде, аларны карап тикшерү нәтиҗәләре буенча 116 500 сумлык административ штрафлар салынды, күпфатирлы йортларның гомуми милкен карап тоту һәм ремонтлау өлешендә мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 16 кисәтү белдерелде. Гражданнардан алынган мөрәҗәгатьләрнең гомуми исәбендә 297се уңай хәл ителде, калганнарын карау Түбән Кама зонасы торак инспекциясе контролендә.

Дәүләт торак күзәтчелеген һәм ТКХ өчен түләүләрнең нигезле булуына лицензия контролен гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча, 2020 елда халык түләгән акчаның 95 404, 68 сумы яңадан исәпләнгән (кире кайтарылган).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International