Гомумйорт милкен карап тоту өлешендә закон таләпләрен бозган өчен административ штраф

2020 елның 21 июле, сишәмбе

Интернет челтәрендә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштырылган гомумйорт милкен карап тоту өлешендә зарури таләпләрнең үтәлеше турындагы мәгълүматны мониторинглау кысаларында Яр Чаллы шәһәрендәге идарәче компания – «ДомиКо» ИК ҖЧҖ тарафыннан гамәлдәге торак законнары таләпләренең һәм Г.Кутуй урамы буенча 16 номерлы күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту кагыйдәләре бозылу факты ачыкланды. 2020 елның 19 июлендә 11:30 сәгатьтә урнаштырылган видео-фото файлларда подвал бүлмәсен су басуы һәм подвалга («0» тамгасы дәрәҗәсендә) төшүе, подвалга төшү урынында зур габаритлы чүп-чар җыелуы теркәлгән, шулай ук йортта электр энергиясе һәм су белән тәэмин итүнең туктатылуы, Идарәче компаниянең авария хезмәтенең гамәл кылмавы турында да хәбәр ителә.

Хәбәрдә күрсәтелгән дәлилләр гражданнарның тормышына, сәламәтлегенә зыян китерү куркынычы барлыкка килү фактын тәшкил итә, чөнки алар 2020 елның 19 июлендә күпфатирлы йортта булган гадәттән тыш хәл аркасында килеп чыккан.

Шәһәр прокуратурасы Яр Чаллы ЗТИ тарафыннан планнан тыш тикшерү үткәрү өчен тиешле гаризаны килештерде.

Тикшерү барышында «Домико» ИК ҖЧҖ тарафыннан гомумйорт милкен карап тоту һәм авария-диспетчерлык хезмәте күрсәтүдә җитешсезлекләр булуы ачыкланды.  Подвалны су баскан, күпфатирлы йортта электр белән тәэмин итү туктатылган, насос җиһазлары токсыз калу сәбәпле, су белән тәэмин итү циркуляциясе бозылган.

Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген башкаруга кагылышлы таләпләрне үтәмәгән өчен «Домико» ИК ҖЧҖ Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23.3 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартылды.

Ачыкланган бозуларны бетерү буенча бирелгән күрсәтмә Яр Чаллы ЗТИ контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International