Чистай ЗТИ торак фондын киләсе ягып җылыту чорына әзерләү турында мәгълүмат

16 июль 2020 ел., пәнҗешәмбе

Чистай ЗТИ идарәче оешмалар тарафыннан киләсе кышкы чорда торак фондын эксплуатацияләүгә әзерләү буенча чаралар үтәлешенә мониторинг алып бара.

Мониторинг барышында инспекция тарафыннан идарәче оешмаларның «Татарстан Республикасы торак фонды мониторингы» мәгълүмат системасында (алга таба – ТР ДТФ) КФЙда үзәк җылыту системаларын юдырту һәм опрессовкалау актларын, вентканалларны һәм төтен юлларын тикшерү актларын, шулай ук торак йортларның кышкы шартларда эксплуатацияләүгә әзерлек паспортларын урнаштыру-урнаштырмавы тикшерелә. 

Шулай ук инспекция тарафыннан, идарәче оешмалар белән үзара бәйләнешкә кермичә контрольлек итү чаралары кысаларында, ТР ДТФ системасында әзерлек паспортлары урнаштырылган күпфатирлы торак йортларга сайланма тикшерү үткәрелә.

Хәзерге вакытта Чистай ЗТИ тарафыннан Нурлат, Чистай шәһәрләрендә һәм Чистай районында 38 йорт тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 11 йортта Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуы ачыкланды. Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен идарәче компанияләр адресына 11 кисәтү бирелде, аларның үтәлеше инспекция контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International