2020 елда индивидуаль исәпкә алу приборын тикшерүләр арасындагы интервал узган очракта, коммуналь хезмәт өчен исәп-хисап ясау ысулы белән түләү исәпләүнең нигезле булу-булмавы мәсьәләсендә

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенә Татарстан Республикасында яшәүчедән, индивидуаль исәпкә алу приборын тикшерүләр арасындагы интервал узган очракта, электр белән тәэмин итү коммуналь хезмәте өчен түләү исәпләүнең исәп-хисап ысуллары (уртача айлык, ә аннары норматив буенча артык коэффициент кулланып) нигезләнгәнлегенә карата мөрәҗәгать керде. Үзенең шикаятен нигезләп, гражданин №АА-275/04 Росстандарт, №НС-73, 21.04.2020 Росаккредитация хатларына сылтама ясаган, алар нигезендә барлык көнкүреш приборлары да физик затлар – коммуналь хезмәтләрдән файдаланучы затлар тарафыннан 2021 елның 1 гыйнварына кадәр чираттагы тикшерүне үткәрмичә генә кулланыла ала.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 06.05.2011 ел, №354 карары (алга таба – №354 кагыйдәләр) белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең 81 пункты нигезендә торак яки торак булмаган бинаны исәпкә алу приборлары белән тәэмин итү, билгеләнгән исәпкә алу приборларын файдалануга тапшыру, аларны тиешенчә техник эксплуатацияләү, саклау һәм үз вакытында алыштыру торак яки торак булмаган бина милекчесе тарафыннан башкарылырга тиеш.

№354 кагыйдәләрнең 81(12) пункты нигезендә исәпкә алу приборы исәпләү приборларын тикшерүләр арасындагы интервал узып киткән очракта да сафтан чыккан дип санала (№354 кагыйдәләрнең 81(12) пунктының «д» пунктчасы).

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү үзенчәлекләре турында» 02.04.2020 ел, №424 карары (2020 елның 6 апрелендә законлы көченә керде) нигезендә №354 кагыйдәләрнең 81(12) пунктының «д» пунктчасы гамәле 2021 елның 1 гыйнварына кадәр туктатылган. РФ Хөкүмәтенең 02.04.2020 ел, №424 карарындагы таләпләр ул гамәлгә кергәнче барлыкка килгән мөнәсәбәтләргә кагыла дигән күрсәтмәләр юк.

Россия Федерациясе Граждалык кодексының 4 статьясы нигезендә гражданлык законнары актлары капма-каршы көчкә ия түгел һәм аларны гамәлгә керткәннән соң барлыкка килгән мөнәсәбәтләргә карата кулланыла.

Законның гамәлдә булуы аны гамәлгә керткәнчегә кадәр барлыкка килгән мөнәсәбәтләргә бары тик законда моңа турыдан-туры күрсәтү булган очракларда гына кагыла.

Шулай итеп, тикшерүләр арасындагы интервал узып киткән очракта, индивидуаль тикшерү приборын сафтан чыккан дип санау турында №354 кагыйдәләрнең 81(12) пунктының «д» пунктчасы нигезләмәләре тикшерүләр арасындагы интервал срогы 2020 елның 6 апреленнән соң уза торган коммуналь хезмәтләрдән файдаланучы затлар өчен кулланылмый.

Гражданин мөрәҗәгате эчтәлегеннән билгеләнгәнчә, электр энергиясен индивидуаль исәпкә алу приборын тикшерүләр арасындагы интервал 2020 елның февралендә узган, ягъни әлеге хәл РФ Хөкүмәтенең 02.04.2020 ел, №424 карары законлы көченә кергәнче барлыкка килгән. Гражданин, № 354 кагыйдәләрнең 81 һәм 81(12) пунктлары таләпләрен бозып, электр энергиясен исәпкә алу приборын үз вакытында алыштыруны тәэмин итмәгән. Димәк, электр энергиясе белән тәэмин итү коммуналь хезмәте өчен түләү исәпләү №354 кагыйдәләрнең 59 һәм 60 пунктларында каралган тәртиптә башкарылырга тиеш: коммуналь ресурстан уртача 3 айда  файдалану дәрәҗәсенә карап, ә аннан соң арттырылган коэффициентны кулланып, норматив буенча гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International