Күпфатирлы йортта гомуми файдаланудагы урыннарның бер өлешен үзирекле тәртиптә биләп алуның хокуклылыгы турында

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе Түбән Кама шәһәренең Гагарин урамы буенча 54 нче йортта яшәүченең йортның 7 нче катындагы гомуми файдалану урынын башка берәү тарафыннан үзирекле тәртиптә биләп алуның хокуклы булу-булмавына карата мөрәҗәгатен карап тикшерде. 

          Россия Федерация Торак кодексының 36 статьясы нигезендә күпфатирлы йортта биналарның милекчеләре күпфатирлы йорттагы гомуми мөлкәткә дә гомуми өлешле милекчелек хокукында ия була.

          Күпфатирлы йорттагы торак урыннарның милекчеләре Торак кодексында һәм гражданлык законнарында билгеләнгән чикләрдә әлеге күпфатирлы йорттагы гомуми милек белән эш итә.

          Күпфатирлы йорттагы гомуми милекнең күләме әлеге йортта биналарның барлык милекчеләренең ризалыгы белән генә киметелергә мөмкин.

          Күпфатирлы йортта торак урын милекчесе шушы күпфатирлы йорттагы гомуми милеккә гомуми милекчелек хокукында ия булган өлешен натуралата бүлеп чыгара алмый (РФ Торак кодексының 37 статьясы).

          Билгеләнгәнчә, Гагарин урамы буенча 54 нче номерлы күпфатирлы йортта торак урыннарның милекчеләре тарафыннан гомуми милек составына кергән урыннардан файдалану тәртибен үзгәртү турында гомуми җыелыш беркетмәсе юк. Шулай итеп, аерым бер кешенең гомуми файдаланудагы урынны үзирекле тәртиптә үзләштерүе законлы түгел.

          Мөрәҗәгатьне карап тикшерү нәтиҗәләре буенча, йортның 7 нче катындагы уртак коридорда үзирекле тәртиптә урнаштырылган бүлгене аны урнаштырган зат тарафыннан ирекле рәвештә сүтү, ә ул моны эшләргә риза булмаса, судка мөрәҗәгать итү юлы белән, законлы тәртиптә әлеге җитешсезлекне бетерү зарурлыгына күрсәтеп, «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенә күрсәтмә бирелде. 

          Хокук бозулар бетерелгән, торак урын милекчесе законсыз урнаштырылган бүлгене ирекле рәвештә сүтеп алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International