2019-2020 еллар ягып җылыту сезонын тәмамлау турында

2020 елның 12 мае, сишәмбе

2020 елның 12 нче маена Чистай зонасы торак инспекциясенә караган барлык муниципаль районнарда, биш тәүлек дәвамында уртача тәүлеклеклек һава температура + 8 градустан югары булу сәбәпле, 2019-2020 елларда ягып җылыту сезонын тәмамлау турында карар кабул ителде.

2019-2020 еллар ягып җылыту сезонында Чистай ЗТИ тарафыннан, җылылык белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләргә оператив җавап бирү максатында, «кайнар линия» телефоны эше оештырылды. «Кайнар линия» телефонына гражданнардан барлыгы 5 мөрәҗәгать керде. Мөрәҗәгатьләрнең барысы да Чистайда яшәүчеләрдән иде. Мөрәҗәгатьләр Чистай ЗТИ тарафыннан билгеләнгән тәртиптә карап тикшерелде. Идарәче оешмалар тарафыннан йорт эчендәге җылылык белән тәэмин итү системасы эшендә булган җитешсезлекләрне бетерү буенча оператив чаралар күрелде.

Гомумән алганда, 2019-2020 еллар ягып җылыту чорында Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Спас һәм Чистай районнарында җылылык белән тәэмин итүдә өзеклекләр, аварияләр һәм катлаулы хәлләр булмады.

Хәзерге вакытта идарәче оешмалар тарафыннан, расланган графиклар нигезендә, киләсе ягып җылыту чорына әзерлек эшләре бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International