2020 елның 1 нче кварталында Бөгелмә зонасы торак инспекциясенә Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск һәм Ютазы муниципаль районнары гражданнарыннан торак фондын тиешенчә карап тотмау һәм торак-коммуналь хезмәтләрне сыйфатсыз күрсәтүгә кагылышлы 210 мәсьәлә буенча 195 мөрәҗәгать килде, шул исәптән:
торак хезмәтләре күрсәтү сыйфатына кагылышлы – 9;
коммуналь хезмәтләр күрсәтү сыйфатына кагылышлы – 40;
гомуми йорт милкен карап тотуга кагылышлы – 66;
коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплау буенча – 36;
капиталь ремонт – 2;
үзгәртеп планлаштыру – 2;
идарәче компаниянең, торак милекчеләре ширкәтенең эше канәгатьләнерлек булмавына кагылышлы – 32.
башкасы – 23.
ТР Дәүләт торак инспекциясе аппаратыннан 116 мөрәҗәгать алынды, 79 мөрәҗәгать турыдан-туры БЗТИ керде. Кергән мөрәҗәгатьләрнең 24е урынга чыгып тикшерелде, 129 мөрәҗәгать буенча аңлатмалар бирелде, 42 мөрәҗәгать – карау стадиясендә. Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләре буенча идарәче оешмаларга ачыкланган бозуларны бетерү турында 23 күрсәтмә бирелде, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының төрле статьялары нигезендә дәүләт торак күзәтчелеге органнары ведомстволарына караган административ хокук бозулар турында 6 беркетмә төзелде. Административ эшләрне карау нәтиҗәсендә Бөгелмә ЗТИ тарафыннан гомуми 23 мең сумлык административ штрафлар салынды.