Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау буенча 2020 елның гыйнвар-февраль айларында Алабуга зонасы торак инспекциясенең эш йомгаклары турында

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

2020 елның гыйнвар-февралендә Алабуга зонасы торак инспекциясе эшендә төп юнәлешләрнең берсе, алдагы еллардагы кебек үк, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен караудан гыйбарәт булды.

2020 елның 2 аенда Алабуга зонасы торак инспекциясенә Әгерҗе, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск муниципаль районнарында яшәүчеләрдән торак фондын карап тоту һәм ремонтлау, күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатына кагылышлы мәсьәләләр буенча 70 мөрәҗәгать керде. 2019 елның шул ук чорында 78 мөрәҗәгать кергән булган. 2020 ел белән чагыштырганда, мөрәҗәгатьләр саны шул ук дәрәҗәдә калган диярлек, нибары 10%ка кимегән. 37 мөрәҗәгать турыдан-туры Алабуга ЗТИ килде, ТР Дәүләт торак инспекциясе аша 33 мөрәҗәгать җибәрелде. Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының интернет-кабул итү системасы аша Алабуга зонасы торак инспекциясенә 2020 елның 2 аенда 33 мөрәҗәгать керде. Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча Алабуга зонасы торак инспекциясе башлыгы тарафыннан шәхси кабул итүдә 23 мөрәҗәгать кабул ителде. Гражданнар мөрәҗәгатендә куелган барлык темалар арасында гомумйорт милеген карап тоту (19,6%), коммуналь хезмәтләр күрсәтү сыйфатына (26%), торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр санына (10%) бәйле мәсьәләләр төп урынны алып тора. 2019 ел белән чагыштырганда, торак фондын карап тоту һәм ремонтлау мәсьәләләренә кагылышлы мөрәҗәгатьләр саны 10%ка арткан, күрсәтелә торган коммуналь хезмәтләрнең сыйфатына кагылышлылары – 9%ка, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне исәпләүнең нигезлелеге турындагы мөрәҗәгатьләр 2%ка кимегән.

 Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен тикшерү нәтиҗәләре буенча, 2020 елда идарәче оешмалар адресына ачыкланган хокук бозуларны бетерү өчен инспекция тарафыннан 37 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозулар турында 10 беркетмә төзелде, аларны карау нәтиҗәсендә инспекция һәм җәмәгать суды тарафыннан гомуми 45 000 сумлык административ штрафлар салынды. Гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрнең гомуми исәбендә 33е уңай хәл ителде, калганнарын карау Алабуга ЗТИ контролендә.

Дәүләт торак күзәтчелеген һәм лицензия контролен гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча ачыкланган бозуларны бетерү турында Алабуга ЗТИ күрсәтмәләре 49 йортта 391,40 мең сум күләмендә үтәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International