Түбән Кама зонасы торак инспекциясенә күрше фатирда яшәүченең Түбән Кама шәһәрендәге Тынычлык проспекты буенча 109 нчы номерлы йортның баскыч мәйданчыгында керү ишеге алдыннан өстәмә металл бүлгечләр куюы турындагы шикаять белән мөрәҗәгать килде.
Россия Федерациясе Торак кодексының 36 статьясының 1 пункты нигезендә күпфатирлы йортлардагы гомуми мөлкәт, ә атап әйткәндә: әлеге йортта фатир өлешләре булып тормаган һәм бу йортта бердән артык бинага хезмәт күрсәтү өчен билгеләнгән урыннар, шул исәптән фатирлар арасындагы баскыч урыннары, баскычлар, подваллар, лифтлар, лифт шахталары һәм башка шахталар, коридорлар, техник катлар, чормалар, инженерлык коммуникацияләре, әлеге йортта бердән артык бинага хезмәт күрсәтә торган башка җайланмалар урнашкан подваллар гомуми өлешле милекчелек хокукында күпфатирлы йортлардагы милекчеләрнеке һәм биналардан файдаланучыларныкы була.
РФ Торак кодексының 36 статьясының 2, 3, 4 пунктлары нигезендә күпфатирлы йортта биналарның милекчеләре законда билгеләнгән чикләрдә гомуми милек белән эш итә. Гомуми милек күләмен киметү әлеге йортта биналарның барлык милекчеләренең ризалыгы белән генә, үзгәртеп кору юлы белән гамәлгә ашырылырга мөмкин.
Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча «Жилье» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенә баскыч мәйданчыгында йортта яшәүчеләр тарафыннан үз белдекләре белән урнаштырылган металл конструкцияне законлы рәвештә бина милекчесенә сүтәргә йөкләп, ә милекче риза булмаган очракта – судка мөрәҗәгать итү юлы белән, чаралар үткәрү турында Инспекция тарафыннан күрсәтмә бирелде.
Түбән Кама шәһәр судында «Жилье» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең дәгъва гаризасын карау нәтиҗәләре буенча кабул ителгән карар нигезендә йортта яшәүчеләр тарафыннан ихтыяри нигездә урнаштырылган бүлендек корылмалары сүтелде.