Җаваплылыгы чикләнгән «Энтузиаст» идарәче компаниясе ТР Дәүләт торак инспекциясенең (алга таба – Инспекция) лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертүдән баш тарту турындагы карарын законсыз дип тану турында гариза белән Татарстан Республикасы Арбитраж судына мөрәҗәгать иткән.
Татарстан Республикасы Арбитраж суды карары белән гариза канәгатьләндерелде, ТР Дәүләт торак инспекциясенә күпфатирлы йортның идарәче оешма идарәсендә торуы турындагы белешмәләрне лицензияләр реестрына кертү юлы белән, мөрәҗәгать итүченең бозылган хокукларын бетерү йөкләмәсе бирелде.
Унберенче арбитраж апелляция суды карары белән Татарстан Республикасы Арбитраж суды карары гамәлдән чыгарылды.
Идарәче оешма, апелляция инстанциясе суды карары белән килешмичә, беренче инстанция суды карарын үз көчендә калдыру таләбе белән кассация шикаятен тапшырган.
Әмма, Арбитраж суды карары белән Унберенче арбитраж апелляция суды карары үзгәрешсез калдырылды, идарәче оешманың шикаяте канәгатьләндерелмәде.
Кассация судына шикаятьне канәгатьләндерү өчен нигезләрнең булмавы турында нәтиҗә ясарлык нигезләр бар.
Россия Федерациясе Торак кодексының 162 статьясындагы 1 өлеше нигезендә (алга таба – РФ Торак кодексы) күпфатирлы йорт белән идарә итүче оешма белән идарә итү турында килешү төзелә.
РФ Торак кодексының 198 статьясындагы 2 өлеше нигезендә идарәче оешма әлеге мәгълүматларны торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасында килешү төзелгән көннән соң биш көн эчендә урнаштырырга һәм аларны дәүләт торак күзәтчелеге органына җибәрергә тиеш.
Суд ТР Дәүләт торак инспекциясенең дәлилләрен игътибарга алды: РФ Торак кодексы таләпләрен бозып, идарәче компания тарафыннан мәгълүматлар билгеләнгән срокны бозып урнаштырылган.
Элегрәк гомуми юрисдикция суды һәм гражданлык эшләре буенча суд коллегиясенең апелляция билгеләмәсе нигезендә күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең чираттан тыш гомуми җыелышының беркетмә белән рәсмиләштерелгән карары, кворум булмауны күздә тотып, гамәлдә түгел дип танылган иде. ТР Дәүләт торак инспекциясенең чираттан тыш гомуми җыелыш карарының суд тарафыннан гамәлдә түгел дип танылуы турындагы дәлилләре судта игътибарга алынды.
Шулай итеп, апелляция инстанциясе суды законлы көченә кергән гомуми юрисдикция суды карарының үтәлергә тиешлеге турында ТР Дәүләт торак инспекциясе дәлилләрен нигезле дип таныды һәм, РФ АПК 69 статьясындагы 3 өлешенә таянып, беренче инстанция суды карарын кире какты.
Шулай итеп, ТР Дәүләт торак инспекциясенең Татарстан Республикасы Лицензияләр реестрына белешмәләр кертүдән баш тарту турында карар чыгаруга бәйле гамәлләре судта законлы дип танылды.