Инспекторлык эшчәнлеге турында мәгълүмат

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

2019 елның 11 аенда Бөгелмә зонасы торак инспекциясе инспекторлары тарафыннан инспекциягә беркетелгән Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Ютазы районнарында торак фондын планлы һәм планнан тыш тикшерү барышында гомуми мәйданы 4 651,70 мең кв. метр булган 617 торак йорт тикшерелде.

Үткәрелгән тикшерүләр барышында торак фондын техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләрен, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү дәрәҗәсе һәм режимы нормаларын үтәү буенча 872 хокук бозу очрагы ачыкланды. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә идарәче оешмалар һәм физик затлар адресына инспекция тарафыннан 599 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозулар турында 155 беркетмә рәсмиләштерелде, шул исәптән: юридик затларга - 5, вазыйфаи затларга - 29, физик затларга 121. Барлыгы 544 300 сумлык штраф санкцияләре белдерелде. 526 300 сумлык штрафлар түләнде.

Шулай ук "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру кысаларында, Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан юридик затлар белән бәйләнешкә кермичә 94 контрольлек чарасы  үткәрелде, законнардагы зарури таләпләр бозылуга юл куймау турында 79 кисәтү бирелде.
 

Күрсәтелгән чорда идарәче оешмалар тарафыннан Бөгелмә зонасы торак инспекциясе күрсәтмәләре буенча барлыгы 24 708,588 мең сумлык эшләр башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International