2019 елның 11 аендагы эш йомгаклары

2019 елның 29 ноябре, җомга

Агымдагы елның 11 аенда Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе  тарафыннан 2019 елга планлаштырылган чаралар, шул исәптән законнардагы зарури таләпләр бозылуны кисәтүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар программасы, уңышлы үтәлде.

Гомумйорт мөлкәтен карап тоту, түләүләр исәпләү һ.б. өлешендә халыкка мәгълүмат җиткерү буенча массакүләм мәгълүмат чараларында (ТР Дәүләт торак инспекциясе сайты, басма массакүләм мәгълүмат чаралары, телевидение) 47 мәкалә эшләнгән һәм басылып чыккан.

Хисап чорында инспекция тарафыннан зарури таләпләрне, аларның гамәлгә керү срокларын һәм тәртибен билгели торган гамәлдәге норматив актларга кертелә торган үзгәрешләр турында мәгълүмат бирү буенча 15 чара үткәрелде.

Күпфатирлы йортлардагы милекчеләр белән 7 очрашу үткәрелде, аларда халыкка гомумйорт милкен карап тоту өлкәсендәге законнардагы үзгәрешләр турында хәбәр ителде.

          Агымдагы елның 11 аенда Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан 2008 елның 26 декабрендәге 294 номерлы федераль законның 8.2 статьясы нигезендә зарури таләпләрне бозуга юл куймау турында 197 кисәтү чыгарылды.

         Гражданнардан 1915 мөрәҗәгать алынды. Гомуми мәйданы 9729,3 кв.метр булган 295 күпфатирлы йортта контроль чаралар үткәрелде, 3250,5 мең сумлык 230 беркетмә төзелде.

          Юридик затларны һәм шәхси эшкуарларны тикшерү буенча расланган, РФ һәм ТР Прокуратурасының рәсми сайтында, шулай ук ТР Дәүләт торак инспекциясе рәсми сайтында урнаштырылган план нигезендә күпфатирлы йортларны карап тоту һәм алар белән идарә итүче 13 юридик затка карата планлы тикшерүләр үткәрелде. Гомуми мәйданы 1 230,7 кв.метр булган 96 күпфатирлы йорт тикшерелде. Тикшерү чаралары барышында күпфатирлы йортларны эксплуатацияләү өлешендә таләпләр бозылу, Торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасында мәгълүмат ачу өлешендә таләпләр бозылу очраклары ачыкланды. Диспетчер хезмәтләре эшенә, халыктан килгән гаризаларны үтәүгә, гражданнарның мөрәҗәгатьләренә вакытында җавап бирүгә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләнергә тиешле бурычлар булу сәбәпле, коммуналь хезмәтләрне күрсәтүне туктатып тору һәм (яки) чикләүнең үтәлүенә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү исәпләү тәртибенә аерым игътибар бирелде.

         Планлы тикшерүләр нәтиҗәсендә 13 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозу турында 19 беркетмә төзелде һәм административ җаваплылыкка тарту турында 928,0 мең сумлык карар чыгарылды.

         Күрсәтмәләрнең үтәлеше Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе контролендә кала.

          Тәмәкегә каршы законны үтәмәүгә бәйле административ хокук бозулар турында 1 027 эш каралды (гражданинга 500 сумнан 1 500 сумга кадәр штраф каралган).

         Эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре (җылылык җибәрү) вакытында ТР Дәүләт торак инспекциясе боерыгы нигезендә "кайнар линия" эше оештырылды. Яр Чаллы зонасы торак инспекциясенә 212 мөрәҗәгать керде, бу 2019 елның хисап чорында кергән мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан 9,2%ын тәшкил итте. Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан контроль чаралар үткәрелде, аларның нәтиҗәсендә 56 күрсәтмә бирелде, 612,5 мең сумлык штраф салынып, 18 карар чыгарылды.

Агымдагы елның 11 аенда Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан гомуми мәйданы 3 218,0 мең кв.метр булган 139 күпфатирлы йортта капиталь ремонт барышын контрольдә тоту буенча 902 чара үткәрелде. 201 җитешсезлек очрагы ачыкланды, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетына – 12 һәм Минзәлә районы муниципаль берәмлеге Башкарма комитетына 1 күрсәтмә бирелде. Капиталь ремонт объектларында куркынычсызлык техникасын бозган өчен Яр Чаллы шәһәре прокуратурасы белән берлектә 2 күрсәтмә бирелде. 

Контроль чаралар барышында йорт эчендәге газ җиһазларының техник торышына аерым игътибар бирелде. Җитешсезлекләрне ачыклау нәтиҗәләре буенча Яр Чаллы шәһәре идарәче компанияләренә зарури таләпләрне бозуга юл куймау турында 27 кисәтү бирелде. Җитешсезлекләрне бетерү өчен Минзәлә районы идарәче компанияләренә 5 кисәтү бирелде, Тукай районы идарәче компанияләре 6 кисәтү алды. Мөрәҗәгатьләрне карау кысаларында Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 статьясының 3 өлеше (йорт һәм (яки) фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм аларны ремонтлау эшләрен башкару өчен, билгеләнгән тәртиптә мондый эшләрнең башкарылачагы турында хәбәр ителгән очракта, махсус оешма вәкилен кертүдән баш тарту) нигезендә гомуми 18,0 мең сумлык штраф салынып, 34 административ беркетмә төзелде. 16 фатир милекчеләренә телдән кисәтүләр бирелде.

Күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә мәгълүмат ачу өлешендә идарәче оешмалар, торак милекчеләре ширкәтләре һәм торак-төзелеш кооперативлары эшчәнлеген тикшерү буенча 19 чара үткәрелде. РФ Хөкүмәтенең "Күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә эшчәнлек башкаручы оешмалар тарафыннан мәгълүмат ачу стандартын раслау турында" 2010 елның 23 сентябрендәге 731 номерлы карары нигезендә, "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы федераль законга (үзгәрешләре һәм өстәмәләре белән) таянып, идарәче компанияләргә һәм торак милекчеләре ширкәтләренә 18 кисәтү, 10 күрсәтмә бирелде, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 13.19.2 статьясының 2 өлеше буенча 9 беркетмә төзелде.

Торак урыннарыннан билгеләнеше буенча файдалану, торак урыннарында башкарылган үзгәртеп кору һәм үзгәртеп планлаштыру эшләре өлешендә кагыйдәләр үтәлеше буенча Яр Чаллы шәһәре башкарма комитетыннан һәм шәһәрнең суд участокларыннан килгән 27 мөрәҗәгать каралды. Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.11 ст. буенча 27 беркетмә төзелде, гомуми суммасы 40,5 мең сумлык штраф салынды.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты карарының 1 пунктын үтәүдә уздырылган контроль чаралар барышында күпфатирлы йортларның адрес атрибутикасы (күпфатирлы йортларда Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә рәсмиләштерелгән күрсәткечләр) булу-булмавына һәм аларның эчтәлегенә игътибар бирелде. Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан законнарны бозуга юл куймау турында 53 кисәтү бирелде, бозуларны бетерүгә карата 12 күрсәтмә бирелде. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә күпфатирлы йортларда 17 аншлаг закон таләпләренә туры китерелде.

         Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2016 елның 6 июнендәге

 "Күпфатирлы йортларның энергетика нәтиҗәлелеге классларын билгеләү кагыйдәләрен раслау турында" 399/пр номерлы боерыгын үтәү йөзеннән, Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе карары белән 118 күпфатирлы йортка энергетика нәтиҗәлелеге классы бирелде.

         Юридик затлар, шәхси эшкуарлар белән үзара бәйләнешкә кермичә зарури таләпләр үтәлешен контрольдә тоту буенча 27 чара үткәрелде, аларның бозылуы турындагы мәгълүмат интернет челтәрендә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштырылды. Шулай итеп, шәһәр халкы йорт яны территориясен җыештырмауга, кар җыештыру буенча билгеләнгән таләпләрне үтәмәүгә, баскычлы урыннарның һәм лифтларның антисанитар торышына, йорт яны территорияләрен тиешле дәрәҗәдә төзекләндерүгә зарланды. Түбәләрне кардан һәм боздан чистарту өчен гомуми мәйданы 3448,1 мең кв.метр булган 109 күпфатирлы йорт тикшерелде. 47 хокук бозу очрагы ачыкланды, 22 күрсәтмә бирелде, 650,0 мең сумлык 11 беркетмә төзелде. Закон бозуларга юл куймау турында 15 кисәтү бирелде.

         2019 елның 11 аенда Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан 260 беркетмә төзелде, гомуми суммасы 4 851,5 мең сумлык штрафлар салынды, шуның 3 393,0 мең сумы түләнгән, ул салынган сумманың 69,9%ын тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International