"Энтузиаст" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (алга таба – мөрәҗәгать итүче, Оешма) үзе идарә итә торган, Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Тынычлык проспекты буенча 73/21 (н.г.18/15) йорт адресы буенча урнашкан күпфатирлы йорт адресы турындагы белешмәләрне Татарстан Республикасының күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы лицензияләр реестрына кертүне кире кагу турында ТР Дәүләт торак инспекциясе карарын гамәлдән чыгаруны; әлеге күпфатирлы йорт адресы турындагы белешмәләрне Татарстан Республикасының лицензияләр реестрына кертүне мәҗбүр итүне таләп итеп, Татарстан Республикасы Арбитраж судына ТР Дәүләт торак инспекциясенә карата шикаять белдереп мөрәҗәгать иткән.
Татарстан Республикасы Арбитраж судының 2019 елның 16 августындагы карары нигезендә әлеге гариза канәгатьләндерелгән.
Унберенче Арбитраж апелляция суды, 2019 елның 21 октябрендә ТР Дәүләт торак инспекциясенең апелляция шикаятен карап, ТР Дәүләт торак инспекциясе карарын законлы дип тапты һәм түбәндәгеләргә күрсәтте:
Оешманың гаризасын һәм гаризага теркәлгән документларны Россия Федерациясе субъектының лицензияләр реестрын алып бару тәртибенең 5 пунктында каралган шартларны үтәү предметы буенча карап тикшергән вакытта (белешмәләрне реестрга кертү тәртибе һәм нигезләре Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2015 елның 25 декабрендәге 938/пр номерлы боерыгы белән расланган Россия Федерациясе субъектының лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү кагыйдәләре һәм сроклары (алга таба – Тәртип) нигезендә җайга салына) Инспекция, йортта биналарның милекчеләренең гомуми җыелышы карарының яраксыз булу билгеләрен ачыклап, тиешле карарларны кабул итү өчен кирәкле кворум булмавына күрсәтеп, аларның 5 пунктның "е" пунктчасына туры килмәвен ачыклаган.
Алга таба, ТР Дәүләт торак инспекциясе гаризаны тикшергән вакытта, гомуми юрисдикция судында гаризада үзенә карата белешмәләр күрсәтелгән күпфатирлы йорт белән кемнең идарә итәргә хокуклы булу-булмавы турындагы мәсьәлә каралган.
ТР Яр Чаллы шәһәр суды карары белән Оешманың дәгъва таләпләре канәгатьләндерелгән, Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Тынычлык проспекты, 73/21 йорт адресы буенча урнашкан күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең чираттан тыш гомуми җыелышында кабул ителгән карар гамәлдә түгел дип танылган. Бәхәс ителә торган җыелышны уздырган вакытта РФ Гражданлык кодексының 181.5 статьясының 2 өлешенә ярашлы рәвештә кворум булмавы сәбәпле, Суд әлеге җыелышның яраксыз булуына күрсәткән.
Татарстан Республикасы Югары Судының гражданнар эшләре буенча суд коллегиясенең 2011 елның 30 маендагы апелляция билгеләмәсе белән ТР Яр Чаллы шәһәр судының күрсәтелгән карары үзгәрешсез калдырылган.
РФ Арбитраж процессуаль кодексының 69 статьясының 3 өлеше нигезендә гомуми юрисдикция судының элегрәк каралган гражданлык эше буенча законлы көченә кергән карары гомуми юрисдикция суды карарында билгеләнгән һәм эштә катнаша торган затларга катнашы булган хәлләр турындагы мәсьәләләр буенча әлеге эшне караучы арбитраж суды өчен зарури булып тора.
Бәян ителгән хәлләрдә ТР Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан реестрга белешмәләрне кертүне кире кагу буенча Тәртипнең 9 пунктында, 5 пунктының "г" пунктчасында каралган нигезләр шулай ук эш материаллары белән раслана.
РФ Арбитраж процессуаль кодексының 201 ст. 3 өлеше буенча, әгәр бәхәс ителә торган норматив булмаган хокукый акт, гавами вәкаләтләрне гамәлгә ашыра торган органнарның, вазыйфаи затларның карарлары һәм гамәлләре (гамәл кылмавы) арбитраж суды тарафыннан законга яки башка төрле норматив хокукый актка туры килә һәм мөрәҗәгать итүченең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен бозмый, дип танылса, ул чакта суд белдерелгән таләпне канәгатьләндермәү турында карар кабул итә. Бәян ителгәннәрне исәпкә алганда, мөрәҗәгать итүченең таләпләрен канәгатьләндерү өчен нигезләр юк килеп чыга.
Шул рәвешле, ТР Дәүләт торак инспекциясенең идарәче компаниягә карата күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертүне кире кагу турындагы карары хокуклы нигездә кабул ителгән.