ТР Дәүләт торак инспекциясе күрсәтмәсе законлы дип танылды

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан Питрәч авылында яшәүче гражданинның мөрәҗәгатенә бәйле рәвештә "АКТАЧЫ-К" идарәче компаниясе" ҖЧҖ карата планнан тыш документар тикшерү үткәрелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча ТР Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан тикшерү акты төзелде, аның нигезендә идарәче компаниянең торак бинаны карап тоту буенча хезмәт күрсәтүләр өчен түләү хисаплауга карата таләпләрне бозу очрагы теркәлде, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә чыгарылды.

Чыгарылган күрсәтмә белән килешмичә, идарәче компания аны гамәлдән чыгаруны таләп итеп, судка гариза белән мөрәҗәгать иткән, бу күрсәтмәне законнарга туры килми һәм аның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен боза, дип белдергән.

Татарстан Республикасы Арбитраж суды һәм Унберенче арбитраж апелляция суды, 2019 елның 21 октябрендә идарәче компаниянең апелляция шикаятен карап, ТР Дәүләт торак инспекциясе күрсәтмәсен законлы дип таныды һәм түбәндәгеләргә күрсәтте: карны җыештыру кышкы чорда йорт яны территориясен карап тоту буенча хезмәтнең бер өлеше булып тора, һәм, димәк, күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең гомуми җыелышында күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту өчен тариф раслаганда йорт яны территориясен җыештыру составында (йорт яны территориясен карап тоту) кышкы чорда кар җыештыру эшләрен башкаруга бәйле чыгымнар инде исәпкә алынган булырга тиеш. "Кар җыештыру" хезмәте өчен өстәмә түләү хисаплап, бер үк вакытта "йорт яны территориясен җыештыру" хезмәте өчен дә түләү белдерү – хокук бозу булып тора.

Уздырылган тикшерү кысаларында билгеләнгәнчә, 2019 елның гыйнвар-март айларында "Күпфатирлы йорт белән идарә итү" өчен түләү белдерелгәндә идарәче компания бер үк вакытта "Шәхси счетка хезмәт күрсәтү" хезмәте өчен дә түләү белдергән ("АКТАЧЫ-К" ИК ҖЧҖ хаты буенча "Шәхси счетка хезмәт күрсәтү" статьясы буенча белдерелә торган чыгымнарга "НТЦ-Лайн" ПП БАРС ЖКХ" программасы белән эшләү чыгымнары кертелә).

Әлеге программа күпфатирлы йортта яшәүчеләргә коммуналь хезмәтләр һәм торак бинаны карап тоту буенча хезмәтләргә түләү исәпләү өчен кулланылганга күрә, "Шәхси счетка хезмәт күрсәтү" статьясы кысаларында күрсәтелә торган хезмәтләр "Күпфатирлы йорт белән идарә итү" хезмәтенең бер өлеше булып тора һәм, димәк, "Шәхси счетка хезмәт күрсәтү" хезмәте өчен түләүне исәпләү "Күпфатирлы йорт белән идарә итү" хезмәте өчен исәпләнгән түләү кысаларында башкарылырга тиеш.

Шулай итеп, ТР Дәүләт торак инспекциясенең күрсәтмәсе идарәче оешмага карата хокуклы нигездә бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International