Торак йортларның адрес атрибутикасы торышын тикшерү чаралары хакында

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт торак инспекциясенең 2018 елның 19 сентябрендәге 360 номерлы боерыгы белән расланган 2019-2020 елларга Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру чаралары планының 3 пунктын үтәү йөзеннән Алабуга зонасы торак инспекциясе тарафыннан торак йортларның адрес атрибутикасы торышын Татарстан Республикасының ике дәүләт теле: рус һәм татар телләрендә урам исемнәре күрсәтелгән күрсәткечләр өлешендә тикшерү чаралары үткәрелә.

         2019 елның 09 гыйнварыннан башлап 24 октябренә кадәрге чорда Алабуга зонасы торак инспекциясе Алабуга, Әгерҗе, Мамадыш һәм Менделеев районнарында 942 торак йортны тикшерде. 277 йортта адрес атрибутикасы билгеләнгән таләпләргә туры килми иде. Ачыкланган бозуларны бетерү өчен кисәтү бирелде. 2019 елның 24 октябренә 46 йортта тәртип бозулар бетерелгән.

         Алабуга шәһәрендәге "Рябинка", "Мирный", "Поспеловское" торак милекчеләре ширкәтләре идарәче компанияләре тарафыннан алар карамагында булган барлык торак йортларның адрес атрибутикасы билгеләнгән таләпләргә туры китерелгән. 

         Алабуга ЗТИ тарафыннан торак йортларда адрес атрибутикасының торышын тикшерү буенча чаралар дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International