Казан шәһәре торак инспекциясе Казан шәһәренең Краснококшайский урамы буенча 127 нче йортта яшәүченең мөрәҗәгате буенча, фатирны наймга алучыга салкын су белән тәэмин итү коммуналь хезмәтен күрсәтүгә түләү исәпләгәндә идарәче оешма тарафыннан кулланылган артыклык коэффициентының дөрес булу-булмавына карата планнан тыш документар тикшерү үткәрде, нәтиҗәдә түләү исәпләгәндә хаталар җибәрелүе ачыкланды.
Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы 354 номерлы карары (алга таба – 354 номерлы кагыйдәләр) белән расланган.
354 номерлы кагыйдәләрнең 42 пунктында билгеләнгәнчә, салкын, кайнар суны, электр энергиясен исәпкә алуның хосусый яки гомуми (фатир) җайланмасы булмаган очракта һәм мондый исәпкә алу җайланмасын урнаштыру йөкләмәсе булганда, торак урындагы кулланучыга күрсәтелгән салкын, кайнар су һәм (яки) электр энергиясе белән тәэмин итү коммуналь хезмәте өчен түләү, әлеге коммуналь хезмәтләрдән файдалану нормативыннан чыгып, 354 номерлы кагыйдәләрнең 2 нче кушымтасының 4(1) формуласы буенча, арттыра торган коэфициентны кулланып исәпләнә.
РФ Торак кодексының 157 ст. 1 өлеше нигезендә коммуналь ресурсларны исәпкә алу җайланмасы булмаган очракта коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплаганда коммуналь хезмәттән файдалану нормативына карата артыклык коэффициентын куллану, законнар нигезендә үзләренеке булган биналарны исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин итү бурычы булган очракта гына, күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренә карата гына хокуклы була.
354 номерлы кагыйдәләрнең 81 пункты нигезендә торак яки торак булмаган бинаны исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин итү, әлеге җайланмаларны файдалануга тапшыру, аларны тиешенчә техник яктан эксплуатацияләү һәм үз вакытында алмаштыру торак яки торак булмаган бина милекчесе тарафыннан гамәлгә ашырылырга тиеш.
Бәян ителгәннәрне исәпкә алып, социаль наем шартнамәләре буенча биналарны наймга алучылар өчен артыклык коэффициентын кулланып түләү хисаплау законсыз санала.
Планнан тыш документар тикшерү нәтиҗәләре буенча инспекция тарафыннан идарәче оешма адресына югарыда күрсәтелгән бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.
Күрсәтмәне үтәү кысаларында идарәче компания наймга алучы затка түләүләрне яңадан исәпләгән.