Күпфатирлы йортның гомуми милеге булмаган домофон өчен түләү.

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

2019 елның 22 апрелендә Татарстан Республикасы Арбитраж суды А65-15755/2018 номерлы эш буенча карары нигезендә йортның гомуми милеге буларак домофоннарга хезмәт күрсәткән өчен йортта яшәүчеләргә түләү хисаплау өлешендәге Йогынты актын гамәлдә түгел дип тану өлешендә "Альянс" ҖЧҖнең Татарстан Республикасы Прокуратурасына карата таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тарткан.

Кабул ителгән суд акты белән килешмичә, оешма апелляция шикаяте белән мөрәҗәгать иткән.

2019 елның 7 августында Унберенче арбитраж суды ТР Арбитраж судының 2019 елның 22 апрелендәге А65-15755/2018 номерлы эш буенча карарын үзгәрешсез калдырган, шикаять канәгатьләндерелмәгән.

Судлар, әгәр домофон күпфатирлы йорт проектында каралмаса, ә соңрак урнаштырылган булса, ул вакытта гомуми милек буларак аңа хезмәт күрсәткән өчен идарәче компаниянең түләү алуы законсыз була, дигән нәтиҗәгә килгән.

Бу очракта подъездларның ишекләрен автомат рәвештә бикләп кую җайланмалары закон нигезендә Идарәче компания карамагындагы күпфатирлы йортларның гомуми милке булып тормый һәм "арматура-бик җайланмалары белән торак бинаны агымдагы ремонтлау" хезмәте өчен милекчеләрнең счет-фактурасына түләү кертү Россия Федерациясе Торак кодексының 36, 39, 44 статьяларын бозып башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International