2019 елның июлендә Чистай ЗТИ инспекторлык эшчәнлеге турында мәгълүмат.

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

2019 елның июлендә Чистай ЗТИ үзенә йөкләнгән вәкаләтләр кысаларында инспекциягә кергән мөрәҗәгатьләр буенча планнан тыш тикшерүләр, элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү, гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы буенча төзелә торган торак йортларны тикшерү, капиталь ремонт программасына кертелгән торак йортларны тикшерү, шулай ук торак йортларны адрес атрибутикасының телләр турында Татарстан Республикасы Законы таләпләренә туры килү-килмәве (рус һәм татар телләрендә урам исемнәре белән күрсәткечләр булу-булмавы) мәсьәләсендә тикшерү үткәрде. Идарәче оешмалар тарафыннан торак фондын алдагы ягу сезонына әзерләү буенча чаралар үтәлешенә мониторинг үткәрелде.

2019 елның июлендә Чистай ЗТИ гражданнардан барлыгы 27 (25 язма һәм 2 телдән) мөрәҗәгать керде. Кергән мөрәҗәгатьләр арасыннан 11 мөрәҗәгать урынга чыгып карап тикшерелде, шуларның 10сы инспекция контроленә алынды (күрсәтмәләр бирелде). Калган мөрәҗәгатьләр буенча тиешле аңлатмалар бирелде.

Гомуми мәйданы 117,16 мең кв.м. булган 68 торак йорт тикшерелде, торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 90 очрагы ачыкланды, аларны бетерү буенча 23 күрсәтмә бирелде. Билгеләнгән срокта күрсәтмәләрне үтәмәгән өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 ст. 1 өлеше буенча 2 беркетмә төзелде, алар буенча гомуми 20 000 сумлык штрафлар турында җәмәгать суды карары чыгарылды. Алексеевск районының ресурс белән тәэмин итү оешмасы директорына карата, кирәкле мәгълүматны урнаштырмаган өчен, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 13.19.2 ст. 2 өлеше буенча беркетмә төзелде, аның буенча кисәтү турында җәмәгать суды карары чыгарылды. Өч гражданин Чистай районы җәмәгать суды тарафыннан Чистай ЗТИ карарлары буенча административ штрафларны законда билгеләнгән срокта түләмәгән өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.25 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды. Әлеге гражданнарга суд тарафыннан гомуми 6 000 сумлык штраф салынды.

Шулай ук Чистай ЗТИ тарафыннан 2019 елның июлендә, "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру кысаларында, зарури таләпләр бозылу турында 10 башлангыч тикшерү уздырылды; юридик затлар белән үзара бәйләнешкә кермичә контрольлек итү буенча 19 чара уздырылды, законнардагы зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 19 кисәтү бирелде.

Идарәче оешмалардан алынган мәгълүматларга караганда, 2019 елның июль аенда Чистай ЗТИ күрсәтмәләре буенча 1 266,5 мең сумлык эшләр башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International