2018 елның 24 октябрендәге планлы документар һәм урынга чыгып тикшерү үткәрү турындагы күрсәтмә нигезендә Әлмәт ЗТИ тарафыннан "Восход" ТМШ эшчәнлегенең торак законнарындагы зарури таләпләргә туры килү-килмәве тикшерелде. Күрсәтмә 2018 елга Татарстан Республикасы юридик затларын һәм шәхси эшкуарларын тикшерүләрнең Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән килештерелгән җыелма планы нигезендә чыгарылды.
Тикшерү барышында "Восход" торак милекчеләре ширкәтеннән күпфатирлы йортта уртак мөлкәтне карап тотуга киткән электр энергиясе өчен түләү хисаплана торган биналарның актуаль үлчәмнәре белән йортның техник паспортлары соратып алынды. Әлеге документлар тикшерү предметына карый, юридик затлар тарафыннан үзләренең эшчәнлеген гамәлгә ашырганда кулланыла, үзләренең зарури таләпләрне үтәвенә бәйле.
Ләкин, билгеләнгәнчә, РФ Хөкүмәтенең "Күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген гамәлгә ашыру тәртибе турында" 2013 елның 15 маендагы 416 номерлы карарының 4 пунктындагы 4 пунктчасын бозып, "Восход" ТМШ җитәкчелегендә булган документлар актуаль хәлдә түгел, йортның гомуми милкенә караган ярдәмче биналарның мәйданнары исәпкә алынмаган, идарәче оешма торак йортларның документациясен вакытында актуальләштермәгән һәм торгызмаган.
2018 елның 28 октябрендәге тикшерү нәтиҗәләре буенча Әлмәт ЗТИ тарафыннан гомуми милекне карап тоту максатларында кулланыла торган электр энергиясе өчен түләү хисапларына төзәтмәләр кертү белән техник паспортларны актуальләштерү турында күрсәтмәләр бирелде.
2019 елның 1 мартында кабат уздырылган тикшерү барышында Әлмәт ЗТИ "Восход" ТМШ күрсәтмәләрдә күрсәтелгән таләпләрне үтәмәгәнлеген ачыклады, документлар актуаль торышына китерелмәгән.
Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 ст. 1 өлеше нигезендә, дәүләт күзәтчелеген (контролен) гамәлгә ашыручы органның (вазыйфаи затның), федераль законнарда дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыруга вәкаләт бирелгән оешманың (вазыйфаи затның), муниципаль контрольне гамәлгә ашыручы органның (вазыйфаи затның) законлы күрсәтмәсен (карарын, йогынты актын, күрсәтмәсен) вакытында үтәмәү гражданнарга – 300 сумнан 500 сумга кадәр; вазыйфаи затларга – 1 мең сумнан 2 мең сумга кадәр административ штраф салуга яисә 3 елга кадәр квалификациясен алуга; юридик затларга 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр штраф салуга сәбәп була.
Шуның белән бәйле рәвештә, "Восход" ТМШ Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 ст. 1 өлеше буенча җәмәгать судьясы карарлары нигезендә, 15000 сум күләмендә административ штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
"Восход" ТМШ Әлмәт шәһәр судына җәмәгать судьясы карарын гамәлдән чыгару турында шикаять белән мөрәҗәгать итте.
Суд юридик затны тикшерү законлы нигездә үткәрелгән, закон бозу факты ачыкланган дигән фикергә килде һәм җәмәгать судьясының административ хокук бозу турындагы эш буенча карарын үзгәрешсез калдыру, ә шикаятьне канәгатьләндермәү турында карар кабул итте.
Шул рәвешле, торак күзәтчелеге органнары тикшерелүче зат эшчәнлегенең торак законнарындагы зарури таләпләргә туры килү-килмәвен тикшергәндә, идарәче оешмалар бирелгән күрсәтмәләрне билгеләнгән вакытында үтәргә тиеш.
Моннан тыш, күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшчәнлек алып баручы затлар күпфатирлы йортка кагылышлы документацияне дә актуаль хәлдә тотарга тиеш. Законлы күрсәтмәне вакытында үтәмәгән яки тиешенчә үтәмәгән очракта, юридик затлар, вазыйфаи затлар, гражданнар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 ст. 1 өлеше нигезендә җаваплылыкка тартыла.
РФ Торак кодексының 20 ст. нигезендә, дәүләт торак күзәтчелеге органнары тикшерүне гамәлгә ашыру кысаларында торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне исәпләүдә кулланыла торган башлангыч мәгълүматларны соратып алырга хокуклы.
Мондый белешмәләр торак күзәтчелеге органнарына тапшырылмаганда яки вакытында тапшырылмаган очракта, белешмәләр тулы булмаган күләмдә яки төгәл булмаган килеш тапшырылган очракта, юридик затлар, вазыйфаи затлар, гражданнар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.7 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин.