Кворум булмавы – лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертүне кире кагу.

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәренең "Энтузиаст" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте ТР Арбитраж судына Татарстан Республикасы буенча Дәүләт торак инспекциясенә карата гариза белән мөрәҗәгать итте:

– Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Главмосстроевцев урамы, 1 йорт адресында урнашкан, "Энтузиаст" ҖЧҖ идарәлегендәге күпфатирлы йортларның адреслары турында белешмәләрне Татарстан Республикасында күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы лицензияләре реестрына кертүдән баш тарту турында карарны законсыз дип тану турында;

– ТР Дәүләт торак инспекциясенә Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Главмосстроевцев урамы, 1 йорт адресында урнашкан, "Энтузиаст" ҖЧҖ идарәлегендәге күпфатирлы йортларның адреслары турындагы белешмәләрне Татарстан Республикасында күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы лицензияләре реестрына кертүне йөкләү турында (А65-5733/2019 номерлы эш).

2019 елның 15 апрелендәге карар нигезендә, суд түбәндәге нигезләр буенча таләпләрне канәгатьләндерүдән баш тартты: РФ Торак кодексының 195 статьясының 1 өлеше нигезендә күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген лицензияләү, әлеге төр эшчәнлекне башкаручы яки башкарган лицензия ияләре турындагы мәгълүматлар лицензиләр реестрында бар.

Күпфатирлы йорт белән идарә итү турында шартнамә төзү, туктату, таркатуга бәйле рәвештә лицензиат идарә итә торган күпфатирлы йортлар исемлеге үзгәргән очракта, лицензиат аталган шартнамәне төзегән, туктаткан, таркаткан көннән башлап өч эш көне эчендә әлеге белешмәләрне мәгълүмат ачу өчен рәсми сайтта урнаштырырга, шулай ук аларны дәүләт торак күзәтчелеге органына җибәрергә тиеш (Кодексның 198 статьясындагы 2 өлеше). Әлеге статьяның 3 өлешеннән күренгәнчә, дәүләт торак күзәтчелеге органы әлеге статьяның 2 өлешендә күрсәтелгән мәгълүматларны алганнан соң, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә дәүләт сәясәтен эшләү һәм тормышка ашыру һәм норматив-хокукый җайга салу функцияләрен гамәлгә ашыручы федераль башкарма хакимият органы раслаган тәртиптә һәм срокларда лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертә. 938/пр номерлы боерыкта күрсәтелгән хокук нормаларын үстерү максатында, реестрга үзгәрешләр кертү тәртибе, шартлары, эзлеклелеге һәм сроклары билгеләнгән.

2018 елның 17 декабрендә Яр Чаллы зонасы торак инспекциясенә "Энтузиаст" ҖЧҖ идарәче компаниясеннән 2018 елның 28 ноябрендә КФЙ торак милекчеләренең гомуми җыелышы беркетмәсенең күчермәләрен җибәрелде һәм ТКХ ДМС үзгәрешләр кертү турында гариза кабул ителде. 2018 елның 24 декабрендә гаризаны карау нәтиҗәләре буенча, ТР ДТИ лицензияләр реестрына үзгәреш кертүдән баш тарту турында карар чыгарды.

2019 елның 6 февралендә идарәче компания документларның күчермәләрен исемлеккә ярашлы нигездә теркәп, лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү турында янә гариза җибәрде. Җыелыш үткәрү турында белдерү датасы теркәлмәгән хәбәрләр турында реестрларга карап, гомуми җыелыш уздырылачагы турында милекчегә кайсы көндә (датада) хәбәр ителгәнлеген билгеләве мөмкин түгел.

Көн тәртибе нигезендә тавыш бирүгә куелган мәсьәләләр буенча карарлардан тапшырылган күчермәләр анализы түбәндәге бозуларны (җитешсезлекләрне) күрсәтте:

Гомуми җыелыш уздырылачагы турында барлык торак милекчеләренә дә, бигрәк тә өлешле мөлкәттәге торакларның милекчеләренә, хәбәр ителмәгән. Әлеге җитешсезлекләрнең мәйданы: 3300,585 кв. м. Ачыкланган җитешсезлекләрнең гомуми мәйданы: 3300,585 кв. м. Катнашмаган милекчеләрнең мәйданы 6987,06 кв. м. тәшкил итә. Шул рәвешле: 3300,585 кв. м + 6987,0645 кв. м = 10287,645 кв. м, бу йортның гомуми мәйданыннан 71% тәшкил итә, ул 14342,46 кв. м. тигез.

Димәк, карар кабул итү өчен кворум түбәндәгечә: 100%-71% = 29%, 50% тан кимрәк.

Шушы мәгълүматларга нигезләнеп, 2019 елның 26 февралендә ТР ДТИ тарафыннан, кирәкле кворум булмау сәбәпле, лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертүдән баш тарту турында карар чыгарылган.

Шул рәвешле, карар кабул итү вакытына җаваплы як беркетмәнең гамәлгә ярашсыз булуын ачыклаган, бу хәл мөрәҗәгать итүченең ТР лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү турында гаризасын канәгатьләндерүгә киртә булып хезмәт иткән.

Моннан тыш, лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү турында гариза каралган вакытта Яр Чаллы шәһәр суды 2019 елның 4 апрелендә күпфатирлы йорттагы милекчеләрнең 2018 елның 28 ноябрендәге карарын гамәлдә түгел, дип таныды.

Шул рәвешле, Яр Чаллы шәһәре, Главмосстроевцев урамы, 1 номерлы КФЙ буенча лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертүдән баш тарту буенча ТР Дәүләт торак инспекциясе гамәлләре РФ Торак кодексы нигезләмәләренә туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International