Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан 2018 елга планлаштырылган чаралар программасы үтәлде, шул исәптән законнардагы зарури таләпләр бозылуны кисәтүгә юнәлдерелгән профилактика чаралары гамәлгә ашырылды.
Йорттагы гомуми мөлкәтне карап тоту, түләүләр хисаплау һәм башкалар өлешендә законнарга булган үзгәрешләр турында халыкка мәгълүмат җиткерү өчен 43 мәкалә әзерләнде һәм массакүләм мәгълүмат чараларында (ТР Дәүләт торак инспекциясе сайтында, басма матбугат чараларында, телевидениедә) басылып чыкты.
Юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга зарури таләпләрне билгели торган гамәлдәге норматив актларга кертелүче үзгәрешләр турында, аларның гамәлгә керү сроклары һәм тәртибе турында оештырылган очрашулар барышында, семинарларда турыдан-туры мәгълүмат бирелде. Хисап чорында 17 чара уздырылды.
Йорттагы уртак мөлкәтне карап тоту өлешендә законнарга булган үзгәрешләр турында КФЙ милекчеләре белән уздырылган 5 очрашу вакытында мәгълүмат җиткерелде.
Ел эчендә 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы федераль законның 8.2 ст. буенча зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 241 кисәтү чыгарылды.
2059 мөрәҗәгать килде. Гомуми мәйданы 10 658,3 кв. метр тәшкил иткән 380 КФЙ, шул исәптән план нигезендә 42 КФЙ буенча контрольлек чаралары уздырылды. 940 хокук бозу очрагы ачыкланды. Административ хокук бозу турында 205 беркетмә, шул исәптән планлы тикшерүләр буенча 12 беркетмә төзелде. Гомуми 3 618 900 сумлык штрафлар салынды.
Тәмәке тартуга каршы закон бозылуга бәйле карарлар чыгарылу сәбәпле, административ хокук бозулар турында 3421 эш каралды (гражданин өчен штраф күләме 500 сумнан 1500 сумга кадәр тәшкил итә).
Торак фонды белән эшләү, ТКХ объектларын кышка әзерләү һәм шәһәрләрдә, районнарда яшәүчеләрне сыйфатлы коммуналь хезмәтләр белән нормаль тәэмин итү мәсьәләләрендә күзәтчелектәге муниципаль берәмлекләрдә ТКХ эшенә Инспекция тарафыннан шактый йогынты ясалды. ТР Дәүләт торак инспекциясе боерыгы нигезендә "Кайнар линия" эше оештырылды, эшләтеп җибәрү-көйләү (җылылык җибәрү) эшләрен уздырганда, төрле чыганаклардан Яр Чаллы зонасы торак инспекциясенә 257 мөрәҗәгать килде, бу күрсәткеч 2018 елда килгән мөрәҗәгатьләрнең гомуми исәбендә 12,7%ын тәшкил итә.
Гомуми мәйданы 2101,0 мең кв.м. тәшкил итүче 112 КФЙ буенча капиталь ремонт барышын тикшерүдә тоту һәм башкарылган эшләрне кабул итү буенча 703 чара уздырылды. 175 хокук бозу очрагы ачыкланды, Яр Чаллы МБ Башкарма комитетына 14 күрсәтмә һәм Минзәлә районына 1 күрсәтмә бирелде, 2 материал прокурор йогынтысы чараларын күрү өчен Прокуратурага юлланды. 133 КФЙ буенча капиталь ремонт программасы төгәлләнгән һәм кабул ителгән, әлеге эшләрдә 1436,2 млн сумнан артык акча үзләштерелгән.
Контрольлек чаралары барышында йорт эчендәге газ җиһазларының техник торышына махсус игътибар бирелде. Җитешсезлек билгеләре ачыкланган очракларда Яр Чаллы шәһәре идарәче компанияләренә зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 25 кисәтү, Минзәлә районы идарәче компанияләренә 12 кисәтү, Тукай районы идарәче компанияләренә ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында 6 күрсәтмә бирелде. Мөрәҗәгатьләрне карау кысаларында, 2000 сум күләмендә штраф салып, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 ст. 3 өлеше ("Йорт һәм (яки) фатир эче газ җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү һәм аларны ремонтлау буенча эшләр башкару өчен, билгеләнгән тәртиптә мондый эшләрнең башкарылачагы турында хәбәр итү очрагында, махсус оешма вәкилен кертүдән баш тарту") буенча 4 административ беркетмә төзелде, 2 фатир милекчесенә телдән кисәтү ясалды.
Күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә мәгълүмат ачу өлешендә идарәче оешмаларның, торак милекчеләре ширкәтләренең һәм торак төзү кооперативларының эшчәнлеген тикшерү буенча 29 чара уздырылды. РФ Хөкүмәтенең "Күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә эшчәнлек башкаручы оешмалар тарафыннан мәгълүмат ачу стандартын раслау турында" 2010 елның 23 сентябрендәге 731 номерлы карары нигезендә, "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы федераль законга (үзгәрешләре һәм өстәмәләре белән) таянып, идарәче компанияләр һәм ТМШ адресына 18 кисәтү, 10 күрсәтмә бирелде, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 13.19.2 ст. 2 өлеше буенча 10 беркетмә төзелде.
Торак урыннарыннан билгеләнеше буенча файдалану кагыйдәләрен үтәү, торак урыннарын үзгәртеп планлаштыру һәм үзгәртеп кору буенча башкарылган эшләр предметына карата Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты каршындагы ведомствоара комиссиягә һәм шәһәрнең суд участокларыннан килгән 113 мөрәҗәгать каралды. Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 ст. буенча 113 беркетмә төзелде, гомуми 163 500 сумлык штрафлар салынды.
ТАССР оешуның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү һәм аны уздыру буенча Оештыру комитеты карарының 1 п. үтәү максатында, контрольлек чараларын уздырганда, күпфатирлы йортларда адрес атрибутикасының булуына (Татарстан Республикасы телләрендә) һәм аны карап тотуга игътибар бирелде, законнарны бозуның ярамаганлыгы турында 4 кисәтү бирелде.
Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының "Күпфатирлы йортларның энергетика нәтиҗәлелеге классларын билгеләү кагыйдәләрен раслау турында" 2016 елның 06 июнендәге 399/пр номерлы боерыгын үтәү максатында Яр Чаллы ЗТИ карары белән Татарстан Республикасы буенча беренчеләрдән булып 315 күпфатирлы йорт буенча энергетика нәтиҗәлелеге классы бирелде.
Юридик затлар, шәхси эшкуарлар белән бәйләнешкә кермичә зарури таләпләрнең үтәлүе буенча 27 контрольлек чарасы уздырылды, хокук бозулар турында мәгълүматлар Интернет челтәрендә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштырылды. Халык йорт яны территориясенең җыештырылмавына; кар чистарту буенча билгеләнгән таләпләрнең үтәлмәвенә; баскычлы урыннарның һәм лифтларның антисанитария торышына; йорт яны территорияләренең җитәрлек дәрәҗәдә төзекләндерелмәвенә зарланды, зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 8 кисәтү чыгарылды. "ДОМико" ИК ҖЧҖ, "Жилбыткомсервис" ИК вазыйфаи затына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ беркетмәләр төзелде. Яр Чаллы шәһәре җәмәгать судьясы тарафыннан 50 000 сум күләмендә административ штрафлар рәвешендә җәзалар билгеләнде.
Кышкы чорда торак фондын эксплуатацияләү буенча юридик затлар, шәхси эшкуарлар белән бәйләнешкә кермичә чаралар уздырылды. Гомуми мәйданы 5448,1 мең кв. м. тәшкил итүче 150 КФЙ түбәләрне кардан һәм боздан чистарту-чистармау буенча тикшерелде. 57 җитешсезлек очрагы ачыкланды, 26 күрсәтмә бирелде, 144 500 мең сумлык 11 беркетмә төзелде. Законнарны бозуның ярамаганлыгы турында 10 кисәтү бирелде.