Россия Федерациясе Торак кодексының 172 ст. нигезендә күпфатирлы йортларда милекчеләр тарафыннан капиталь ремонт фондлары, шул исәптән махсус счетларда, формалаштыруны тикшерүдә тоту вазыйфасы Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенә (алга таба – ТР ДТИ) йөкләнгән.
2019 елның 6 февраленә карата 408 күпфатирлы йорт буенча милекчеләр махсус счетларда капиталь ремонт фонды формалаштыру ысулын сайлаган.
Махсус счетларның ияләре тарафыннан еш җибәрелә торган хаталар: билгеләнгән срокларда документларның тулы тупланмасы тапшырылмый, капиталь ремонт акчасын туплау тулы күләмендә башкарылмый, капиталь ремонт фондын формалаштыру ысулын сайлау турында бер беркетмә рәсмиләштерелә һәм берничә күпфатирлы йортка махсус счет ачыла. Милекчеләр җыелышының көн тәртибенә Россия Федерациясе Торак кодексында каралган зарури мәсьәләләр кертелми, шулай ук фонд формалаштыру ысулын сайлау турында беркетмәнең кушымталары булмый.
"Торак фонды мониторингы" дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырылган мәгълүматларны тикшереп тору нәтиҗәләре буенча ТР ДТИ тарафыннан торак милекчеләре ширкәтләренең, торак кооперативларының, идарә шартнамәсе нигезендә күпфатирлы йорт белән идарә итүче идарәче оешмаларның җитәкчеләренә Россия Федерациясе Торак кодексындагы зарури таләпләрне үтәүнең мәҗбүри булуы турында 181 хат-кисәтү җибәрелде, 148 күрсәтмә бирелде, ачыкланган бозуларны бетерү турында 72 беркетмә төзелде.
Исегезгә төшерәбез, ТР ДТИ тапшырылырга тиешле, шул исәптән электрон рәвештә, документларның һәм белешмәләрнең исемлеге РФ Торак кодексының 172 ст., "Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт уздыруны оештыру турында" 52-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 12 ст. билгеләнгән, капиталь ремонт фондын формалаштыру ысулын сайлау турындагы беркетмәләрне Россия Федерациясе Торак кодексы һәм Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2015 елның 25 декабрендәге 937/пр номерлы боерыгы таләпләренә ярашлы рәвештә рәсмиләштерергә кирәк.
Капиталь ремонт буенча махсус счетка килгән фактик кертемнәрнең күләме түләү өчен белдерелгән счетлар күләменең илле процентыннан кимрәк булса, Россия Федерациясе Торак кодексының 173 ст. 8 п. нигезендә ТР ДТИ махсус счет иясенә әҗәт күләме һәм законда билгеләнгән тәртиптә аны түләү зарурлыгы турында хәбәр итә. Әлеге таләп үтәлмәгәндә, ТР ДТИ әлеге бозу турында материалларны җирле үзидарә органнарына җибәрә, ул әлеге күпфатирлы йортта капиталь ремонт фондын төбәк операторы счетында формалаштыру турында карар кабул итәргә тиеш, ә махсус счет иясе махсус счетта булган акчаларны законда билгеләнгән процедурага туры китереп, төбәк операторы счетына күчерергә бурычлы булачак.
Махсус счетларның ияләре тарафыннан торак законнарындагы зарури таләпләрнең үтәлешен тикшерүдә тоту эше ТР ДТИ контролендә тора.