Торак урыннан билгеләнеше буенча файдаланмау.

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Инспекциягә милекчеләрнең (наймга алучыларның) торак урыннарны (фатирларны) анда яшәүчеләр тарафыннан һөнәр эшчәнлеген яки эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен файдалану предметына кагылышлы телдән һәм язмача мөрәҗәгатьләрнең саны артып китте. Мисал өчен, хосусый репетиторлык, бухгалтерия һәм юридик хезмәтләр күрсәтү, тегү яки кием-салым төзәтү һәм башкалар буенча хезмәтләр күрсәтелә. Мөрәҗәгать итүчеләр мондый эшчәнлекне гамәлгә ашыруның законлы булу-булмавы турында сорый.

Законда, әгәр бу хәл башка гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен, торак урын җавап бирергә тиешле таләпләрне бозмаса, гражданнарның законлы нигезләрдә һөнәри эшчәнлеген яки шәхси эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен торак урыннан файдаланырга рөхсәт ителә.

Булган очрак: торак урында милекче тарафыннан кайры тун тегү өчен сәнәгый тегү машиналары урнаштырылган. Милекче шушы бинада яшим дип тәкърарлый. Ләкин, торак урында көндәлек яшәеш өчен кирәкле атрибутлар юк:  көнкүреш техникасы һәм мебель; кухня кирәк-яраклары, газ плитәсе һ.б. Милекче административ җаваплылыкка тартылды.

Торак урыннардан файдалану кагыйдәләрен бозган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 статьясында административ җаваплылык каралган. Мондый хокук бозу кисәтү алуга яки гражданнарга бер мең сумнан бер мең биш йөз сумга кадәр административ штраф салынуга китерә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International