2018 елның 9 аенда Бөгелмә зонасы торак инспекциясенең гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау эше турында
2018 елның 9 аенда Бөгелмә зонасы торак инспекциясенә Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск һәм Ютазы мунииципаль районнарындагы гражданнардан торак фондын карап тотуның канәгатьләндерерлек булмавына һәм торак-коммуналь хезмәтләренең сыйфатсыз күрсәтелүе буенча 632 мәсьәләгә кагылышлы 668 мөрәҗәгать килде, шул исәптән төп тематикалар буенча:
Мөрәҗәгатьләрнең гомуми исәбендә 29 шәхсән кабул итү барышында алынды, 290 мөрәҗәгать ТР ДТИ Аппаратыннан килде, 268 мөрәҗәгать турыдан-туры Бөгелмә ЗТИ тапшырылды, 45 мөрәҗәгать төрле оешмалардан (Прокуратура, Роспотребнадзор, Төзелеш министрлыгы һ.б.) килде.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләре буенча идарәче оешмаларга ачыкланган бозуларны бетерү турында 388 күрсәтмә бирелде, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының төрле статьялары нигезендә дәүләт торак күзәтчелеге органнары ведомстволарына караучы административ хокук бозулар турында 75 беркетмә төзелде. Административ эшләрне карау нәтиҗәсендә Бөгелмә ЗТИ һәм җәмәгать суды тарафыннан гомуми 220 мең сумлык административ штраф салынды.