Хосусый исәпкә алу җайланмаларын тикшерү турында кулланучыларга хәбәр җиткерү тәртибе

2018 елның 29 июне, җомга

2018 елның беренче яртыеллыгында Яр Чаллы зонасы торак инспекциясенә 17 мөрәҗәгать килде, аларда мөрәҗәгать итүчеләр коммуналь ресурс белән тәэмин итүне законсыз туктату мәсьәләсен күтәрә.

Планнан тыш тикшерүләрнең нәтиҗәләренә уздырылган анализ күрсәткәнчә, коммуналь ресурс белән тәэмин итүне чикләгәндә Яр Чаллы ш. идарәче компанияләре ("Центральный" ИК МУП, "Мәхәллә" ИК ҖЧҖ, "Ремжилстрой" ИК ҖЧҖ) тарафыннан бозуларга юл куелган. Кагыйдә буларак, әлеге хәл күрсәтелгән коммуналь хезмәтләргә түләүдә бирәчәк булуына бәйле. Хосусый исәпкә алу җайланмаларына тикшерү уздырылачагы турында коммуналь хезмәтләрдән кулланучыларга хәбәр итү тәртибен сакламау идарәче компанияләр ягыннан төп хокук бозу очрагы булып тора, шул ук вакытта кулланучыларның хокуклары бозылуга да китерә.  Кулланучы тарафыннан исәпкә алу җайланмалары күрсәтмәләре турында тапшырыла торган белешмәләрнең дөрес булу-булмавына карата идарәче компания тарафыннан даими тикшерүләрнең уздырылмавы күрсәткечләрдә төгәлсезлекләр китүенә сәбәп була, нәтиҗәдә, коммуналь ресурс бирүне туктатып торган очракта, әлеге хәл кулланучы белән идарәче компания арасында бәхәс барлыкка китерә.

Бу вакытта идарәче компанияләрнең хәбәр итү өлешендәге таләпне бозуы лицензия таләбен бозу булып тора һәм РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлеше нигезендә административ эш кузгатылуга нигез булып хезмәт итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International