Җылыту өчен түләү исәпләгәндә Чистай ш., В.Ногин ур., 60 күпфатирлы йортта яшәүче гражданнарның идарәче компания тарафыннан бозылган хокуклары торгызылды

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

Чистай ш., В.Ногин ур., 60 адресы буенча яшәүче гражданнарның мөрәҗәгатен карау нәтиҗәсендә билгеләнгәнчә, "Наш дом" ИК ҖЧҖ идарәче оешмасы тарафыннан РФ Хөкүмәтенең 06.05.2011 № 354 карары белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләрендә билгеләнгән таләпләр бозылган: гражданнарга "җылыту" коммуналь хезмәте буенча түләү исәпләгәндә "җылыту" буенча кулланылган коммуналь хезмәт күләменнән әлеге коммуналь хезмәтнең күпфатирлы йортка янкорма рәвешендә торучы торак булмаган бинага туры килә торган өлеше киметелмәгән. Күрсәтелгән торак булмаган биналарның муниципаль мөлкәттә торуы да ачыкланды, шул ук вакытта ресурс белән тәэмин итүче оешма белән җылы белән тәэмин итү турында җирле үзидарә органы белән шартнамә төзелмәгән.  

Ачыкланган бозуны бетерү өчен Чистай ЗТИ тарафыннан "Наш дом" ИК ҖЧҖ адресына күрсәтмә бирелде, ул идарәче компания тарафыннан билгеләнгән чорда үтәлде. Җирле үзидарә органы тарафыннан кирәкле шартнамәләр төзелде.

Төзәтеп исәпләү нәтиҗәсендә 39894,88 сум күләмендә сумма гражданнарга кайтарып бирелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International