Үзәк инспекторлык белгечләре уздырган планлы тикшерү барышында ачыкланганча, "Веста+" ИК" ҖЧҖ лицензия нигезендә күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген гамәлгә ашырганда лицензия таләпләре бозылуга юл куйган, әлеге хәл Россия Федерациясе Торак кодексының (алга таба – РФ ТК) 156 ст. 9.2 өл. билгеләнгән таләпләрне үтәмәүдә чагыла, ә атап әйткәндә, уртак мөлкәтне карап тоту максатларында кулланылган электр энергиясе өчен түләү күләме расланган нормативтан чыгып түгел, ә күмәк (йорттагы уртак) исәпкә алу җайланмасы күрсәтмәләреннән чыгып билгеләнгән.
РФ ТК 156 ст. 9.2 ст. нигезендә күпфатирлы йортта уртак мөлкәтне карап тоту максатларында кулланылган электр энергиясе өчен түләү күләме күмәк (йортта уртак) исәпкә алу җайланмасы булганда тиешле коммуналь ресурсны куллану нормативыннан чыгып билгеләнә.
Түбәндәге очраклар билгеләнгән кагыйдә өчен искәрмәләр булырга мөмкин:
"Веста+" ИК" ҖЧҖ идарәсендә торган тикшерелә торган күпфатирлы йортлар коммуналь ресурсларны һәм коммуналь хезмәтләрне куллануны исәпкә алу буенча автомат мәгълүмат-үлчәү системасы белән җиһазландырылмаган, милекчеләр тарафыннан уртак мөлкәтне карап тоту максатларында кулланылган электр энергиясе өчен түләү күләмен йорттагы уртак исәпкә алу җайланмасы күрсәтмәләреннән чыгып билгеләү турында карар кабул ителмәгән.
Шул рәвешле, түләү күләмен расланган нормативларга карап түгел, ә күмәк (йорттагы уртак) исәпкә алу җайланмасы күрсәтмәләреннән чыгып билгеләү мондый шартларда РФ ТК 156 ст. 9.2 өлешен бозу булып санала һәм Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының (алга таба – РФ КоАП) 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча квалификацияләнә.
Тикшерү нәтиҗәсенә җибәрелгән хаталар өчен "Веста+" ИК" ҖЧҖ директорына карата РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде һәм Питрәч районы җәмәгать судына җибәрелде.
Моннан тыш, "Веста+" ИК" ҖЧҖ ачыкланган бозуларны бетерү, уртак мөлкәтне карап тоту максатларында кулланылган электр энергиясе өчен түләүне РФ ТК 156 ст. 9.2 өлеше нигендә хисаплау күрсәтмәсе бирелде.
Күрсәтмәнең үтәлеше ТР ДТИ контроленә алынды.