27 апрельдә торак инспекциясе, ресурс белән тәэмин итүче оешмаларның вәкилләре халык белән очрашты. Җәмәгатьчелек белән очрашу ресурс белән тәэмин итүче оешмалар белән турыдан-туры шартнамәләргә күчүне аңлату һәм шушы хакта фикер алышу максатында оештырылган иде, бу очракта торак милекчесе коммуналь хезмәтләр өчен шушы хезмәтләр белән тәэмин итүчегә турыдан-туры түләячәк. Бу вакытта идарәче компания белән шартнамә саклана һәм торакны карап тоту һәм техник хезмәт күрсәтү өлешендә гамәлдә була. Коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүче вәкилләр чыгышларыннан соң җәмәгатьчелек вәкилләре сораулар бирде.
Шәһәр буенча торак милекчеләре ассоциациясе рәисе белдергәнчә, туры шартнамәләр буенча мәгълүматны җиткерү һәм аңлату максатларында күпфатирлы йортларда торак урыннарның милекчеләре белән урыннарда очрашулар уздырылачак.