Казан шәһәре торак инспекциясенә Гвардейская урамы буенча 16А номерлы йортта фатирның үзгәртеп планлаштырылуы хакында мөрәҗәгать килде.
Әлеге йортны тикшерү барышында торак инспекциясе хезмәткәре РФ Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең 2003 елның 27 сентябрендәге 170 номерлы карары белән расланган "Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары" бозылу очракларын ачыклады, ә атап әйткәндә фатир үзирекле рәвештә үзгәртеп планлаштырылган иде.
Фатир хуҗасының гамәлләрендә РФ КоАП 7.21 ст. 2 өлешендә каралган административ хокук бозу составы билгеләре күренә. Тикшерү нәтиҗәсендә милекчегә карата беркетмә төзелде һәм 2000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тарту турында карар чыгарылды.
Карар законлы көченә кергәннән соң Совет районы хакимиятенә фатир милекчесенә карата торак урынны беренче халәтенә кайтару буенча кирәкле чараларны күрү өчен хат җибәрелде.
РФ Торак кодексының 29 ст. 3 өлеше нигезендә торак урынны үзирекле рәвештә үзгәртеп корган һәм (яисә) үзгәртеп планлаштырган милекче яисә мондый торак урынны социаль найм шартнамәсе буенча наймга алучы әлеге торак урынны билгеле бер срокта һәм килештерүче орган билгеләгән тәртиптә элеккеге халәтенә кайтарырга тиеш.
Әгәр тиешле торак урын килештерүне гамәлгә ашыручы орган тарафыннан билгеләнгән срокта һәм тәртиптә элеккеге халәтенә кайтарылмаса, суд әлеге орган дәгъвасы нигезендә карар кабул итә:
1) милекчегә карата, мондый торак урынның яңа милекчесенә аны элеккеге хәленә кайтару буенча йөкләмә йөкләүгә бәйле суд карарын үтәүгә киткән чыгымнарны тотып калып, мондый торак урынны сатудан алынган акчаны элеккеге милекчесенә тапшырып, әлеге торак урынны гавами сатуларда сату турында;
2) социаль найм шартнамәсе буенча мондый торак урынны наймга алучыга карата, мондый торак урынның күрсәтелгән шартнамә буенча наймга тапшыручысы булып торган милекчесенә бу торак урынны элеккеге хәленә кайтару йөкләмәсен тапшырып, әлеге шартнамәне таркату турында.
Хәзерге вакытта Казан ш. МББК Совет районы хакимияте тарафыннан күрсәтелгән торак урынны беренче халәтенә кайтару турында суд органнарына дәгъва гаризасы тапшырылган һәм суд тикшерүе бара.
Казан шәһәре торак инспекциясе шәһәр халкын искәртә: торак урыннарны үзгәртеп кору һәм үзгәртеп планлаштыру эшләрен район хакимияте белән килештерергә кирәк. Тиешле рөхсәтнең булмавы административ эш кузгату өчен сәбәп була һәм алга таба суд тикшерүенең предметына әйләнергә мөмкин, ә күрсәтелгән законга каршы гамәлләрне кылучы зат әлеге суд эшендә җавап бирүче як булып катнашачак һәм үзенә тиешле фатирдан коры калырга мөмкин.