2017 елның 12 аенда Бөгелмә зонасы торак инспекциясенә Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск һәм Ютазы мунииципаль районнарындагы гражданнардан торак фондын карап тотуның канәгатьләндерерлек булмавы һәм торак-коммуналь хезмәтләренең сыйфатсыз күрсәтелүе буенча 1447 мәсьәләгә кагылышлы 1357 мөрәҗәгать килде, шул исәптән:
Мөрәҗәгатьләрнең гомуми исәбендә 93се шәхсән кабул итү барышында алынды, 480 мөрәҗәгать Президент Аппаратыннан килде, 445 мөрәҗәгать турыдан-туры Бөгелмә ЗТИ тапшырылды, 432 мөрәҗәгать төрле оешмалардан (Прокуратура, Роспотребнадзор, Төзелеш министрлыгы һ.б.) килде.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләре буенча идарәче оешмаларга ачыкланган бозуларны бетерү турында 324 күрсәтмә бирелде, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының төрле статьялары нигезендә дәүләт торак күзәтчелеге органнары ведомстволарына караучы административ хокук бозулар турында 105 беркетмә төзелде. Административ эшләрне карау нәтиҗәсендә Бөгелмә ЗТИ һәм җәмәгать суды тарафыннан гомуми 430,1 мең сумлык административ штраф салынды.
ТКХ түләүләренең нигезле булу-булмавына карата дәүләт торак күзәтчелеген гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2017 елда фатирларда яшәүчеләргә 1912978,2 сум күләмендә законсыз хисапланган түләүләр яңадан исәпләнде (кайтарып бирелде).