2017 елда Түбән Кама зонасы торак инспекциясенең гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау эшчәнлеге турында

2018 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

2017 елда гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау эшчәнлеге Түбән Кама зонасы торак инспекциясе эшендәге әһәмиятле юнәлешләрнең берсе булды.

2017 елның 12 аенда Түбән Кама зонасы торак инспекциясенә Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында яшәүчеләрдән торак фондын карап тоту һәм ремонтлау, күрсәтелүче торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатына кагылышлы 1385 мәсьәлә буенча 1330 мөрәҗәгать килде. 2016 елның аналогик чорында ТКЗТИ 1087 мөрәҗәгать килгән иде. 2016 ел белән чагыштырганда мөрәҗәгатьләрнең арту күрсәткече 22% тәшкил итте. 451 мөрәҗәгать ТКЗТИ турыдан-туры, 879 мөрәҗәгать ТР Дәүләт торак инспекциясе аша килде.

Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының интернет-кабул итү системалары аша 2017 елның 12 аенда 171 мөрәҗәгать килде.  ТКЗТИ башлыгы тарафыннан шәхсән кабул итү барышында ТКХ мәсьәләләре буенча 102 кеше кабул ителде.

         Йортта уртак мөлкәтне карап тотуга бәйле мәсьәләләр гражданнарның мөрәҗәгатьләрендә төп урыннарны биләп торучы тема булды (51%), коммуналь хезмәтләр күрсәтү сыйфаты (22%), торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр хисаплау мәсьәләсе (18%) дә алдынгы урыннарны алып тора.

2016 ел белән чагыштырганда, торак фондын карап тоту һәм ремонтлау мәсьәләләренә кагылышлы мөрәҗәгатьләр саны 6%ка, коммуналь хезмәтләр күрсәтелү сыйфатына бәйлеләре 5%ка артты. ТКХ өчен исәпләнгән түләүләрнең нигезле булу-булмавына бәйле мөрәҗәгатьләр саны 9%ка кимеде, бу исә, иң беренче нәүбәттә, йортта уртак ихтыяҗлар өчен күрсәтелгән коммуналь хезмәтләргә түләү хисаплау тәртибен тәгаенләштерүче норматив документларның кабул ителүенә бәйле.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләре буенча 2017 елда идарәче оешмаларга инспекция тарафыннан ачыкланган бозуларны бетерү турында 472 күрсәтмә бирелде, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының төрле статьялары нигезендә дәүләт торак күзәтчелеге органнары ведомстволарына караучы административ хокук бозулар турында 109 беркетмә төзелде. Административ эшләрне карау нәтиҗәләре буенча ТКЗТИ һәм җәмәгать суды тарафыннан гомуми 1 009 500 сумлык административ штраф салынды. Гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрнең гомуми исәбендә 1298 уңай хәл ителде, 35 мөрәҗәгать ТКЗТИ контролендә тора.

ТКХ түләүләренең нигезле булу-булмавына карата дәүләт торак күзәтчелеген гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча 2017 елда фатирларда яшәүчеләргә 4 761 061,90 сум күләмендә законсыз хисапланган түләүләр яңадан исәпләнде (кайтарып бирелде).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International