Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә гражданнарның күпсанлы мөрәҗәгатьләрен күзәтү нәтиҗәсендә күренгәнчә, күпфатирлы йортларда биналарның милекчеләре тарафыннан идарәче оешмаларның, ТМШ, КММШ, ТК, ТТК күпфатирлы йортларда биналарның милекчеләре реестрларын бирүдән баш тартуына кагылышлы мәсьәлә җитди куела.
2017 елның 31 декабрендә 485 номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясе Торак кодексына (алга таба – РФ ТК) 2018 елның 11 гыйнварыннан үз көченә кергән үзгәрешләр кертелде.
РФ ТК күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең уртак җыелышын уздыру тәртибен регламентлаучы 45 статьясына 3,1 өлеше өстәлде, аның нигезендә идарәче оешма, ТМШ, ТК яисә ТТК, махсуслаштырылган башка кулланучылар кооперативы идарәсе күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең реестрын алып барырга бурычлы. Күрсәтелгән реестрда күпфатирлы йортта торак урын милекчеләрен идентификацияләү мөмкинлеген бирә торган белешмәләр (күпфатирлы йортта бина милекчесенең фамилиясе, исеме, атасының исеме (булган очракта), әгәр күпфатирлы йортта бинаның милекчесе булып юридик зат торса, аның тулы исеме һәм дәүләт теркәвенә алынуы буенча төп номеры, күпфатирлы йортта физик яисә юридик зат милекчесе булып торган бинаның номеры), шулай ук күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең уртак мөлкәтендә гомуми милекчелек хокукында аларныкы булган өлешләрнең зурлыклары турында белешмәләр булырга тиеш.
Идарәче оешмага, ТМШ, ТК яисә ТТК, башка махсуслаштырылган кулланучылар кооперативы идарәсенә күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең уртак җыелышын җыю инициаторы булган милекчедән яисә башка заттан язмача рәвештә (шул исәптән системадан файдаланып) күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең реестрын бирү турында мөрәҗәгать килгән очракта, идарәче оешма, ТМШ, ТК яисә ТТК, яисә махсуслаштырылган кулланучылар кооперативы идарәсе мондый мөрәҗәгать алынган вакыттан башлап биш эш көне эчендә әлеге реестрны тапшырырга бурычлы. Күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең уртак җыелышын чакырту һәм оештыру максатларында әлеге реестрны тапшырганда күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең реестрында булган персональ белешмәләрне тапшыруга күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең ризалыгы таләп ителми.
ТР ДТИ исегезгә төшерә: 2011 елның 30 декабрендәге 195-ФЗ Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексында түбәндәгечә административ җаваплылык каралган:
РФ КоАП 14.8 ст. 1 өлеше буенча, сатылучы товар (эш, хезмәт) турында, әзерләүче турында, сатучы турында, башкаручы турында һәм аларның эш режимы турында кирәкле һәм төгәл мәгълүматны алу буенча кулланучы хокукларын бозу вазыйфаи затларга кисәтү ясау яки биш йөз сумнан бер мең сумга кадәр; юридик затларга биш мең сумнан ун мең сумга кадәр административ штраф салу өчен сәбәп була;
РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлеше, әлеге Кодексның 13.19.2 статьясында каралган очраклардан тыш, күпфатирлы йортлар белән лицензия таләпләрен бозып эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру вазыйфаи затларга илле мең сумнан башлап йөз мең сумга кадәр административ штраф салу яисә өч елга кадәр квалификациясеннән мәхрүм итүгә; шәхси эшкуарларга ике йөз илле мең сумнан өч йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга яисә өч елга кадәр квалификациясеннән мәхрүм итүгә; юридик затларга ике йөз илле мең сумнан өч йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була.
Бәян ителгәннәр нигезендә, идарәче оешмаларга, ТМШ, ТК яисә ТТК, башка махсуслаштырылган кулланучылар кооперативы идарәсенә законнардагы таләпләр үтәлешен тәэмин итәргә кирәк.