Казан шәһәре торак инспекциясенә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты һәм "Казан шәһәре Башкарма комитетының Киров һәм Мәскәү районнары хакимиятләре" МКУ аша Казан ш., Киров районындагы Гомәр Бәширов урамы буенча 3 санлы күпфатирлы йортта капиталь ремонтка кертемнәр исәпләүнең дөрес булу-булмавы мәсьәләсендә йортта яшәүчеләрдән мөрәҗәгать килде.
52-ТРЗ номерлы ТР Законының 2 өлешендәге 4 пункты нигезендә Күпфатирлы йортта гомуми милекне капиталь ремонтлауның расланган, шушы күпфатирлы торак йорт кертелгән төбәк программасы рәсми рәвештә басылып чыккан айдан соң килүче айдан башлап ике календарь ае узып киткәч биналарның милекчеләре өчен капиталь ремонтка кертем түләү йөкләмәсе барлыкка килә, шушы статьяның 4,1 өлешендә каралган очрактан гайре, аның нигезендә күпфатирлы йортта гомуми милекне капиталь ремонтлауның төбәк программасы расланганнан соң эксплуатациягә кертелгән һәм КФЙ гомуми милекне капиталь ремонтлауның төбәк программасына кертелгәч ул актуальләштерелгәндә, КФЙ биналарның милекчеләре өчен капиталь ремонт өчен кертем түләү йөкләмәсе шушы күпфатирлы йорт кертелгән, КФЙ гомуми милекне капиталь ремонтлауның төбәк программасы рәсми рәвештә бастырып чыгарылган айдан соң килүче айдан башлап биш календарь ае узып киткәч барлыкка килә. Капиталь ремонт фондын төзү ысулын билгеләү карары биналарның милекчеләре тарафыннан капиталь ремонт өчен кертем түләү йөкләмәсе барлыкка килгәнче өч айдан соңга калмыйча кабул ителергә һәм тормышка ашырылырга тиеш. Күрсәтелгән йорт, актуальләштерелгәндә һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 10 августында массакүләм мәгълүмат чараларында рәсми рәвештә бастырылган 21.03.2017 № 161 карары белән расланганда, капиталь ремонт буенча төбәк программасына кертелгән булган.
Бәян ителгәннәр нигезендә, Гомәр Бәширов урамы буенча 3 санлы КФЙ биналарның милекчеләренең 2017 елның 10 ноябренә кадәр капиталь ремонт фондын махсус счетта яисә "Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы фонды" коммерциягә карамаган оешмасы (алга таба – төбәк операторы) счетында төзү карарын кабул итү мөмкинлеге бар. Милекчеләр мондый карарны кабул итмәгән очракта, Законда билгеләнгән чорда Казан ш. муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты КФЙ капиталь ремонтлау буенча акча күчерү ысулын сайлау турында карарны мөстәкыйль рәвештә кабул итә.
Мөрәҗәгатьләр буенча уздырылган тикшерү барышында торак законнары таләпләрен бозу факты ачыкланды, ә атап әйткәндә "Берег" идарәче оешмасы тарафыннан "капиталь ремонт" статьясы буенча түләү исәпләү биналарның милекчеләре капиталь ремонт фондын төзү ысулын сайлау турында карар кабул иткәнче һәм күрсәтелгән күпфатирлы йорт капиталь ремонтның дәвамлы программасына кертелгәнче үк башкарылган, бу исә Россия Федерациясе Торак кодексының (алга таба – РФ ТК) 169 ст. 3 өл., РФ ТК 170 ст., 5.1 өл. "Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми милеккә капиталь ремонт уздыруны оештыру турында" 2013 елның 25 июнендәге 52-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына каршы килә. Торак законнары таләпләре бозылуларны бетерү буенча Казан шәһәре торак инспекциясе тарафыннан чаралар уздырылды, ә атап әйткәндә РФ ТК 169 ст. 3 өл., 170 ст. 5,1 өл., 52-ТРЗ номерлы ТР Законында каралган вакыйгалар барлыкка килгәнче капиталь ремонтка кертем түләү статьясын төшереп калдыру таләбе белән "Берег" ИО күрсәтмә бирелде.
Күрсәтмәне тикшерү нәтиҗәсендә "Берег" идарәче оешмасы тарафыннан Казан шәһәре торак инспекциясенә счет-фактура тапшырылды, анда 2017 елның сентябрендә "капиталь ремонт" статьясы төшереп калдырылган һәм шушы статья буенча элек түләнгән акчаларның кайтарып бирелүе раслана. Шул рәвешле җитешсезлек очрагы бетерелгән, инспекция күрсәтмәсе үтәлгән.