Чистай ЗТИ инспекторы, Нурлат ш. Кариев урамы буенча 28, 49 номерлы күпфатирлы торак йортларны "Нурлат муниципаль районы ТКХ ИК" МУП карата үткәрелгән планлы тикшерү кысаларында карау нәтиҗәсендә, Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очракларын ачыклады, мисал өчен: фундамент күпчерчегендә җитешсезлекләр – аерым-аерым өлешләрендә ярыклар бар һәм үсемлекләр үсеп утыра; керә торган болдыр идәннәре җимерек; түбәләрдә җилләтә һәм төтен чыгара торган торбаларның кирпеч өеме җимерелгән; подвал биналарын яктырту җайланмалары төзек түгел; цоколь штукатуркасы урыны-урыны белән купкан; тышкы су агызу торбалары системасында җитешсезлекләр бар.
Тикшерү нәтиҗәсендә "Нурлат муниципаль районы ТКХ ИК" МУП директорына карата РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ хокук бозулар турында ике беркетмә төзелде.
ЧЗТИ башлыгы карары нигезендә "Нурлат муниципаль районы ТКХ ИК" МУП директоры гаепле дип танылды һәм 7.22 ст. буенча гомуми 8000 сумлык штрафлар рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
Ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару өчен идарәче компаниягә күрсәтмәләр бирелде, аларның үтәлеше инспекция контрольлегендә.