Торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча Хокукый ярдәм көне

2017 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Халыкка үтемле һәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү максаты белән, шулай ук гражданнарның хокукый мәгълүматлылыгын арттыру максатында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил, Казан ш. Мәскәү һәм Киров районнары хакимиятләре, "Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контроль буенча төбәк үзәге" коммерциячел булмаган партнерлыгы, "Татарстан Республикасы Күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар бердәмлеге" үзкөйләнүле оешмасы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе белән берлектә, 2017 елның 22 июлендә Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләр өчен, башка районнардагы идарәче оешмаларның вәкилләрен чакырып, торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча тематик Хокукый ярдәм көнен үткәрде.

Ачылышта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Казан ш. Киров һәм Мәскәү районы хакимияте башлыгы Сергей Миронов, Казан шәһәре торак инспекциясе башлыгы Руслан Латыйпов, "ТР ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контроль буенча төбәк үзәге" КБП башкарма директоры Дмитрий Романов катнашты.

10 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр гражданнар түләүсез нигездә профессиональ юристлардан торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча консультацияләр алды, ачык лекцияләр барышында торак законнарындагы соңгы үзгәрешләр турында белделәр, шулай ук чара спикерларына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.  Хокукый ярдәм көне нәтиҗәләре буенча идарәче оешмаларның вәкилләренә, шулай ук чарада катнашу өчен чакырылган министрлыклар һәм ведомстволар адресына 30 граждан мөрәҗәгать итте.

Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да телдән тиешле аңлатмалар бирелде, язмача 10 мөрәҗәгать эшкә алынды.  Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районында яшәүчеләрдән яңгыраган сораулар һәм теләкләр районнарның хакимиятләре тарафыннан аларны уңай хәл итү өчен эшкә алынды.

Киров һәм Мәскәү районнары Прокуратурасы, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Казан шәһәре торак инспекциясе, Казан ш. Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты, Киров һәм Мәскәү районнары идарәче оешмалары, "Водоканал" МУП, "Татэнерго" АҖ, "Казэнерго" АҖ, "ГазпромТрансгазКазань" ҖЧҖ, "Татэнергосбыт" АҖ, "Казан ш. бердәм исәп-хисап үзәге" ҖЧҖ вәкилләре шулай ук гражданнарны консультацияләде.

Алынган уңай тәҗрибәне исәпкә алып, Казан шәһәренең башка районнарында да аналогик очрашулар үткәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International