Чаллы ЗТИ тарафыннан мөрәҗәгатьне карау

2017 елның 16 августы, чәршәмбе

2017 елның  гыйнвар аеннан башлап 2017 елның июнь аена кадәр электр белән тәэмин итү буенча йортта гомуми милекне карап тотуга исәпләнгән түләүләрне тикшерү барышында торак фонды белән идарә итүче “Электротехников” ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең Кол Гали бульварының 23 номерлы торак йорты (59/08 А Б) буенча исәп-хисап эшләрен дөрес башкармаганлыгы ачыкланды. Түләүләр 2 данә күләмендә насос җайланмалары төркемендәге нормативлардан файдаланып исәпләнгән, ә фактта насос җайланмасы 1 генә данә.

“Электротехников”  ИК ҖЧҖ карата күрсәтмә бирелде һәм аның тарафыннан түләүләргә карата йортта яшәүчеләр файдасына 17 750,10 сумлык исәп-хисап эше башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International