Чистай ЗТИ инспекторы, Чистай ш. Циолковский урамы буенча 12, 16 номерлы күпфатирлы торак йортларны "Жилищник-2" ИК ҖЧҖ карата үткәрелгән планлы тикшерү кысаларында карау нәтиҗәсендә, Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очракларын ачыклады, мисал өчен: фундамент күперчегендәге җитешсезлекләр: аерым өлешләрендә ярыклар һәм төзексезлекләр булу; подвал биналарына чүп-чар тулу; подвал биналарының яктыртылмавы; җылытылмый торган биналарда торбаүткәргечләрнең җылылык изоляциясе бозылган; түбәдә җилләтү һәм төтен чыгару торбаларының кирпеч өемнәре җимерелгән; ишек тукымалары җимерелгән; тышкы суҗибәрү системасы төзек түгел.
Тикшерү нәтиҗәсендә "Жилищник-2" ИК ҖЧҖ директоры вазыйфаларын башкаручы затка карата РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ хокук бозулар турында 2 беркетмә төзелде.
ЧЗТИ башлыгы карары нигезендә "Жилищник-2" ИК ҖЧҖ директоры вазыйфаларын башкаручы зат гаепле дип танылды һәм 7.22 ст. буенча гомуми 8000 сумлык штрафлар рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен "Жилищник-2" ИК ҖЧҖ карата күрсәтмәләр бирелде, аларның үтәлешен инспекция тикшереп тора.