2017 елда Югары Ослан, Яшел Үзән һәм Теләче районнары территориясендә күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләр башкаруны тикшереп тору барышында ТР Дәүләт торак инспекциясенең үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре биеклектә эшләр башкарганда куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре бозылу очракларын ачыклады.
Яшел Үзән ш. Украина урамы буенча 12 нче йортны тикшергәндә ачыкланганча, ремонт буенча эшләр башкаручы "Казстройсервис" ҖЧҖ подрядчы оешмасы хезмәткәрләрендә саклагыч канатларның һәм каскаларның булмавы ачыкланды.
Теләче авылының Кооператив-1 урамы буенча 5 нче йортта да түбә ремонтын башкаручы "Стройсервис" ҖЧҖ подрядчы оешмасының хезмәткәрләренең шулай ук канат белән каскалары юк иде.
Югары Ослан авылының Автоюл урамы буенча 2 нче йортны тикшергәндә ачыкланганча, монтажлау җайланмалары билгеләнгән таләпләрне бозып беркетелгән (күпер өлешләренең киңлеге дөрес түгел, аларда беркеткечләр юк, нигезләре дә тиешенчә беркетелмәгән). Капиталь ремонт подрядчысы булып "Монолит" ҖЧҖ санала.
Куркынычсызлык техникасы кагыйдәләренең ачыкланган фактлары буенча эш материаллары Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясенә җибәрелде.
Җитешсезлек очрагына юк куйган "Казстройсервис" ҖЧҖ, "Монолит" ҖЧҖ оешмаларына карата 153 000 сумлык штрафлар салынды.
"Стройсервис" ҖЧҖ карата эш материаллары ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе карамагында.