Биектау районының Бимәр авылы, Комлы ур. буенча 4 нче йортта яшәүчеләрнең мөрәҗәгатен карау барышында ТР ДТИ үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре йортта гомуми милекнең тиешенчә карап тотылмавын ачыклады, ә атап әйткәндә, фасадларның буяу һәм штукатур өслеге җимерелгән, шулай ук подъездларга керә торган ишек өслекләре дә төзек түгел. Ачыкланган җитешсезлек очракларын бетерү буенча "Комфорт" идарәче компаниясе" ҖЧҖ карата күрсәтмә бирелде.
Күрсәтмәне билгеләнгән вакытында үтәмәгән өчен Идарәче оешмага карата РФ КоАП 19.5 ст. 24 өлеше буенча беркетмә төзелде һәм карап тикшерү өчен җәмәгать судына җибәрелде. ТР Биектау суд районы буенча Җәмәгать суды карары нигезендә йорт белән идарә итүче "Комфорт" идарәче компаниясе" ҖЧҖ РФ КоАП 19.5 ст. 24 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм 100 000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
Яңадан бирелгән күрсәтмәне үтәгәндә ачыкланган җитешсезлекләр "Комфорт" идарәче компаниясе" ҖЧҖ тарафыннан юкка чыгарылды.