Үзәк инспекторлык белгечләре Яшел Үзән муниципаль районы, Осиново ав., Спорт урамы буенча 2 номерлы йортта яшәүче гражданнарның мөрәҗәгатен карау барышында түбә капламында су үтүгә сәбәпче булган җитешсезлек очраклары булуын ачыклады.
Бу җитешсезлекләргә юл куйган өчен "УК Жилсервис" ҖЧҖ директоры С.В. Трунов торак инспекциясе карары нигезендә Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексының 7.22 статьясы буенча 4 000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
Моннан тыш, инспекция тарафыннан "УК Жилсервис" ҖЧҖ карата түбә тышчасының герметиклыгын торгызу күрсәтмәсе бирелде.
Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше инспекция контрольлегенә алынды.