Йортта яшәүчеләрнең мөрәҗәгатен карау буенча административ җаваплылыкка тарту турында

2017 елның 9 августы, чәршәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан Түбән Кама районы, Кама Аланы ш.т.п. 2/10В номерлы йортта яшәүчеләрнең фатирларда дым һәм күгәрек барлыкка килүгә бәйле күмәк мөрәҗәгате карап тикшерелде.

Тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланганча, "Кама Аланының "Минем йорт" ИК" ҖЧҖ идарәче компаниясе 2016-2017 елгы җылыту сезонына әзерлек чорында панельләр арасындагы җөйләрне герметиклау һәм йорттагы торак биналарның җылылыкны саклавы буенча таләп ителүче параметрларны тәэмин итү эшләрен үткәрмәгән.

Тикшерү нәтиҗәсендә һәм ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча "Кама Аланының "Минем йорт" ИК" ҖЧҖ идарәче компаниясе инспекция тарафыннан Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексының "Торак йортларны һәм торак биналарны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу" 7.22 статьясы буенча 40 мең сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү эше инспекция тарафыннан контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International