Тикшерү нәтиҗәсендә капиталь ремонт объекты булган Бәтке б., Гагарин урамы буенча 18 номерлы торак йортта җитешсезлек очраклары ачыкланды. Алар технологик процессны һәм фасад белән түбәне ремонтлау эшләрен үткәрү сыйфатын бозудан гыйбарәт иде. Моннан тыш, фасадны төзекләндерү эшләрендә графиктан артта калу да ачыкланды. Эшләрне башкаручы "АвтоСтройИнком" ҖЧҖ подряд оешмасы директорына йогынты акты белдерелде.
Капиталь ремонт объектларын тикшерү барышында торак йортларны карап тоту һәм эксплуатацияләү кагыйдәләренең Идарәче компанияләр тарафыннан бозылу очраклары ачыкланды. Әйтик, Нефтебаза б., Үзәк урамы буенча 1 номерлы торак йортта подвал бинасын су баскан иде. Әлеге факт буенча "Нефтебаза" ТМШ вазыйфаи затына РФ КоАП 7.22 статьясы буенча беркетмә төзелде.
Бәтке п., Гагарин урамы буенча 18 номерлы торак йортның подвал бинасында үзирекле рәвештә инженерлык коммуникацияләренә керүне комачаулый торган бүлгеләр ясалган. Әлеге бүлгеләр шушы КФЙ торак бина милекчеләре тарафыннан урнаштырылган. Шушы факт буенча, КФЙ белән идарә итү шартнамәсендә каралганча тиешле контрольнең "Доверие" ИК" ҖЧҖ ягыннан тәэмин ителмәвенә бәйле рәвештә күрсәтмә бирелде.
Мәгълүмат Тукай районы Башкарма комитетында капиталь ремонт буенча штабта әйтелде. Бүгенге көндә җитешсезлек очраклары бетерелгән, эшләр дәвам итә.