Бөгелмә зонасы торак инспекциясенә Бөгелмә шәһәренең Совет урамы буенча 128 номерлы торак йортта түбә капламының төзексезлеге турында мөрәҗәгать килде.
Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан үткәрелгән тикшерү барышында ачыкланганча, "Нефтьче" ИК тарафыннан торак законнары таләпләрен һәм Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормаларын бозуга юл куелган. Мөрәҗәгать итүченең фатирын тикшерү вакытында 5 катның баскыч мәйданында түбәдән су үтү эзләре ачыкланды.
Торак йортны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен Бөгелмә зонасы торак инспекциясе карары нигезендә "Нефтьче" ИК ҖЧҖ вазыйфаи заты РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ штраф салынып административ җаваплылыкка тартылды.
Хәзерге вакытта күрсәтелгән эшләрнең үтәлеге БЗТИ контролендә.