ТР Прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр планына туры китереп, 2017 елның июлендә Чистай ЗТИ тарафыннан Нурлат ш. "Уют" ИК ҖЧҖ һәм "Алексеевск районы ИК" ҖЧҖ карата планлы тикшерүләр үткәрелде (2017 елның июнендә башланды), шулай ук Нурлат ш. "ТКХ ИК" МУП, Чистай ш. "Жилищник-2" ИК ҖЧҖ, "Жилищник-3" ИК ҖЧҖ һәм "Безнең йорт" ИК ҖЧҖ карата планлы тикшерүләр үткәрелә башлады (хәзерге вакытта үткәрелә, төгәлләнмәгән әле).
Аталган ИК планлы тикшерүләр барышында гомуми мәйданы 98,841 мең кв. метр булган 56 күпфатирлы торак йорт комплекслы тикшерелде, 209 җитешсезлек очрагы ачыкланды, аларны бетерү буенча 48 күрсәтмә бирелде.
2017 елның июлендә Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затларга карата планнан тыш урынга чыгып 39 тикшерү үткәрелде, аларның 23се – элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү буенча һәм 16 тикшерү ЧЗТИ гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә бәйле. Шулай ук 2017 елның июлендә Чистай ЗТИ тарафыннан капиталь ремонт программасына кертелгән торак йортлар тикшерелде, Гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү программасы буенча төзелүче торак йортлар тикшерелде, шулай ук идарәче оешмаларның торак фондын алда торучы җылыту сезонына әзерләүдә чаралар үтәлешенә мониторинг үткәрелде. Үткәрелгән тикшерүләр кысасында барлыгы гомуми мәйданы 214,46 мең кв. метр булган 114 торак йорт тикшерелде; торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары, шулай ук энергияне саклау турындагы законнарның таләпләре бозылуның 237 очрагы ачыкланды. Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен 58 күрсәтмә бирелде.
2017 елның июлендә Чистай ЗТИ гражданнардан 27 язмача мөрәҗәгать керде. Килгән мөрәҗәгатьләрнең 16сы урынга чыгып тикшерелде, аларның 12се инспекция контрольлегенә алынды (күрсәтмәләр бирелде).
Идарәче оешмаларның вазыйфаи затларына карата РФ КоАП 7.22 ст. буенча торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен 6 беркетмә һәм РФ КоАП 9.16 ст. 4 өлеше буенча энергияне саклау турындагы законнарның таләпләрен бозган өчен 1 беркетмә төзелде. Вазыйфаи затларны гомуми 17000 сумлык штрафлар рәвешендә җаваплылыкка тарту турында 4 карар чыгарылды. Җәмәгать суды тарафыннан гомуми 30000 сумлык административ штрафлар турында 3 карар чыгарылды.
Идарәче оешмалардан алынган мәгълүматларга караганда, 2017 елның июль аенда идарәче оешмалар тарафыннан Чистай ЗТИ күрсәтмәләре нигезендә 518 мең сумлык эшләр башкарылган.